Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы янында коррупциягә каршы тору буенча эшне яраклаштыру буенча утырыш уздырылды. Анда дәүләт хезмәткәрләре, идарә карамагындагы оешмалар эшчәнлегендә коррупциягә каршы чаралар куллануны һәм керемнәр, чыгымнар, милек һәм милки характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тапшыру сораулары каралды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорына рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да башланачак. Рөхсәтнамәләр 2016 елның 11 апрель көнендә сәгать 9.00 башлап түбәндәге график буенча биреләчәк:
|
Дүшәмбе Җомга Шимбә Якшәмбе |
с 9.00 до 18.00 (тәнәфес 13.00 -14.00) 14.00 - 18.00 9.00 -12.00 9.00 - 12.00 |
Аучылык байлыкларын тоту өчен бирелә торган рөхсәтнамәләрне бирү пунктлары түбәндәге адреслар буенча оештырылачак:
|
№ |
Муниципаль оешманың исеме |
Рөхсәтнамәләр бирү адресы |
Элемтә өчен телефон |
|
1 |
Әгерҗе |
ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 70 йорт, 4нче каб. |
89600692111 |
|
2 |
Азнакай |
ТР, Азнакай шәһәре, Гагарин ур., 6а йорт |
89872237737 |
|
3 |
Аксубай |
ТР, Аксубай поселогы, Ленина ур., 8 йорт, 2 нче каб. |
89172806347 |
|
4 |
Алексеевск |
ТР, Алексеевск поселогы, Куйбышев ур., 85 йорт |
89274017979 |
|
5 |
Әлки |
ТР, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 47 йорт |
89030628261 |
|
6 |
Әлмәт |
ТР, Альметьевск шәһәре, ул. Аминова, йоТР 9а. к. 18 |
89600504493 |
|
7 |
Баулы |
ТР, Баулы шәһәре, Лесхоз ур., 1 йорт |
89872087868 |
|
8 |
Бөгелмә |
ТР, Бөгелмә шәһәре,. Гафиатуллин ур., 30 йорт, 56 к. |
89272419253 |
|
9 |
Биектау |
ТР, Биектау ст., Советская ур, 9 йорт |
89178876617 |
|
10 |
Чүпрәле |
ТР, Буа шәһәре , Р.Люксембург ур., 159йорт |
89600346717 |
|
11 |
Алабуга |
ТР, Алабуга шәһәре, Чапай ур., 68йорт |
89178692865 |
|
12 |
Яшел Үзән |
ТР, Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 40а |
89172594850 |
|
13 |
Кайбыч |
ТР, Зур Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт |
89763662737 |
|
14 |
Лаеш |
ТР, Лаеш шәһәре, М.Ульянова ур., 54 йорт, 1 каб. |
89600346305 |
|
15 |
Лениногорск |
ТР, Лениногорск шәһәре, Крупская ур., 4 йорт, 3 стр. |
89600504518 |
|
16 |
Мамадыш |
ТР, Мамадыш шәһәре, Советлар ур., 11/6 йорт |
89173940230 |
|
17 |
Мөслим |
ТР, Мөслим авылы, Ф.Рашитова ур., 40 йорт |
89274519754 |
|
18 |
Түбән Кама |
ТР, Түбән Кама шәһәре, Кызыл ачкыч р-ны, Яр буе ур., 7 йорт |
89173951328 |
|
19 |
Яңа Шешмә |
ТР, Яңа Шешмә авылы, Советлар ур., 80 йорт |
89874171299 |
|
20 |
Норлат |
ТР, Норлат шәһәре ,Советлар ур., 117 йорт, 43каб. |
89297213822 |
|
21 |
Балык Бистәсе |
ТР, Балык Бистәсе поселогы , Наратлы ур., 11йорт, 1к. |
89274070277 |
|
22 |
Сарман |
аныклана |
89172666282 |
|
23 |
Спасс |
ТР, Болгар шәһәре, Хирург Шеронов ур., 21 йорт |
89673662748 |
|
24 |
Тәтеш |
ТР, Тәтеш шәһәре, Свердлова ур., 61 йорт |
89600346730 |
|
25 |
Тукай |
ТР, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү пр., 145 йорт, «Аучы» магазины |
89600713399 |
|
26 |
Чирмешән |
ТР, Чирмешән авылы , 22 Партсъезд ур., 54 йорт, 2 этаж |
89274222044 |
|
27 |
Чистай |
ТР, Чистай шәһәре, Бебель ур., 129йорт |
89600504580 |
Татарстан Республикасының ачык җир-суларында аулау өчен рөхсәтнамә алуга гариза бланкы һәм дәүләт пошлинасын түләү реквизитлары белән белән Идарәнең рәсми сайтында “ Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” бүлегендә “Ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсен алу өчен хокук алу” өстәмә битендә >”Дәүләт пошлинасын түләүөчен бланк” бүлекчәсендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан буенча хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен куллануны тәртипкә салу, федераль дәүләт тикшерүе, саклау буенча район бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381телефоныннан яки Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 201нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта өчен адрес Оksana.Filippova@tatar.ru.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
2016 елның 14 март көнендә Актаныш районы буенча 2 суд бүлегехакименең хөкем карары белән, гражданин С. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсенең 1 бүлектәге «а», «б» кече пунктында каралган җинаять эшләре өчен гаепле дип танылды. Аңа 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелде, ә шулай ук мылтыгы белән патроннары тартып алынды һәм «Bombadier Ski-Doo Skandic» маркалы кар йөрү машинасы дәүләт казнасына тартып алынды. 2016 елның 5 гыйнвар көнендә гражданин С. Актаныш районының Чуганак авылы янындагы урманда, кар йөрү машинасын кулланып, хокуксыз рәвештә 1 баш поши (ана хайван) тотты. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 200 000 сумм тәшкил итте.
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Кышкы маршрут исәпләвен уздыру Методикасын тикшерү һәм аның белән эшләүне яхшырту турында тәкъдимнәр булды. 2016 елда уздырылган кышкы маршрут исәпләве Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды. Шулай ук Иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлегенә караган тәкъдимнәр кертелде һәм 2015 елның эш нәтиҗәләре чыгарылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән расланучы, 2016 елның 1 августыннан 2017 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимитларын билгели торган, тирә якны саклау өлкәсендә норматив-техник документ проектын әзерләү чикләрендә, 2016 елның 22 һәм 23 март көннәрендә Татарстан Республикасындагы муниципаль районнарның Башкарма комитетлары белән иҗтимагый киңәшмәләр (тыңлаулар) уздырылды.
Киңәшмәгә заказ бирүче белән(Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе) пошиларны, кыр кәҗәләрен,селәүсеннәрне һәм бурсыкларны табу лимитлары чыгарылды.
Киңәшүләрнең нәтиҗәләре, дәүләт экология экспертизасына юнәлтелә торган, проектны әзерләгәндә исәпкә алыначак.
Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2016 елның 15 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 19 февраленнән башлана; -2016 елның 5 апрелендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.
Бүген, 21 март көнендә, бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләнә. Ул 1971 елдан бирле ел саен билгеләнә. Бу Көнне оештырып җибәрүче булып, 1971 елда 23 нче Төп ассамблеяда авыл хуҗалыгының Европа конфедерациясе чыкты. Һәм бу уй ООН(ФАО) карамагындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белән якланды. Өстәвенә Көньяк ярымшарда бу көнне көзге , ә Төньяк ярымшарда язгы көн белән төн тигезлеге көнендә бәйрәм итәргә карар кабул ителде (соңгысы, гореф-гадәт буенча, язның беренче көне булып санала һәм яңа гомернең һәм яңа башлангычларның символы булып тора) . Ә 2012 елда, җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге турында мәгълүмат бирүгә һәм аларның әһәмияте турында белемне күтәрүгә сәбәп кебек, ООН Төп Ассамблеясе 2012 елның 21 декабреннән 67/200 номерлы резолюциясе белән ел саен 21 март көнендә Халыкара урманнар көнен билгеләүне раслады (International Day of Forests). Урманнарны һәм аларның байлыкларын саклау дөньяның барлык илләре өчен дә бүгенге көндә иң мөһим экологик мәсьәлә булып тора. Соңгы елларда Җирнең урмансыз калу белән бәйле тенденцияләре, экологларны гына түгел, ә бөтен халыкара берләшмәне борчыга калдыра. Хәзерге вакытта планетада урманнарның гомуми мәйданы 38 млн. кв. км якын ( ул коры җирнең өчтән берен тәшкил итә), алардан 13% саклана торган тәбигый территорияләргә керә. Урманнар – планетабызның үпкәләре,алар экологик, иҗтимагый һәм икътисади әһәмияткә ия -планетаның климатын булдыруда катнашалар, кислород белән тәэмин итәләр, зарарлы чыгармаларны эшкәртәләр, су байлыкларын саклыйлар, күп төр хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү тирәлеге булып торалар, кешеләрне ризык һәм файдалы яшәү тирәлеге белән тәэмин итәләр.
2016 елның 18 март көнендә ТНВ телекомпаниясе катнашында Идарә хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы территориясендә “Идел” елгасының сулык мәйданы, ”МОО Кама Тамагы аучылык хуҗалыгы”- н.п. Клянчеево- Кече Кләри – Зур Кләри, “Теньков аучылык хуҗалыгы” – Иске Казеево- Балчыклы – Красновидово буенча рейд уздырылды.