Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча гына алырга була.
Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.
2016 елның 13 һәм 14 февраль көннәрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар катнашуында, республиканың Минзәлә һәм Актаныш районнары территорияләрендә, хайваннар дөньясы һәм биологик су объектларын саклау өлкәсендә таләпләр бозуны тыю, ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар уздырылды. Рейд барышында 41 ташланган корал (ятьмәләр) табылды һәм өскә күтәрелде һәм администрати хокук бозу турында бер беркетмә төзелде.
10.02.2016 елны Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре “ Спасс” тыюлыгы белгечләре белән бергә, республиканың Спасс районының Куйбышев сусаклагычы территориясендә, сулык мәйданын чистарту буенча рейд уздырылды. Рейд барышында 57 тоту коралы ( ятьмәләр) табылды һәм күтәрелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апреленнән УП-303 номерлы “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый җирләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясенең аучылык җир-суларында аулау күләмен билгеләү турында” гы Боерыгына ау вакытына кагыла торган киләсе үзгәрешләр кертелде.
2. Һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгының киләсе вакытлары билгеләнде :
соры куянга 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;
чәшкеләргә, тиеннәргә, янутсыман этләргә, сусарларгә, көзәннәргә 15 октябрьдән 28(29) февральгә кадәр;
су йөзүче, сазлык- болын киекләренә, бүдәнәләргә, күгәрченнәргә һәм урман күгәрченнәренә җәйге-көзге ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 15 ноябрьгә кадәр;
көртлеккә һәм тәлләтәвечкә көзге-кышкы ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 31 декабрьгә кадәр”.
Бу чикләүләр һәм үзгәрешләр аучылык байлыкларын саклау һәм үрчетү максаты белән кертелделәр.
Боерык тексты белән “Документлар” > “Норматив- хокукый актлар” > “Норматив документлар” бүлегендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 2-6 март көннәрендә ВИКОда ауны популярлаштыру өлкәсендә иң зур региональ чара узачак. Идарә стенды янында киекләрне үрчетү объектлары күргәзмәсе булачак, кысыксындырган сорауларга җавапларны алырга мөмкин булачак. Аучы кошларның, этләрнең очрашуы булачак һәм аларның эшләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә беренче тапкыр сайрый торган кошларны яратучылар җыелачак.
Күргәзмәгә кагылышлы сораулар һәм үрнәкләр буенча Сезнең искәрмәләрегезне, ә тагын да күбрәк тәкъдимнәрегезне көтәбез. Әгәр дә сезнең сөйләрлек яки күрсәтерлек әйберегез булса, 211-70-78 телефоныннан шалтыратыгыз һәм без Сезгә бу мөмкинлекне бирербез.
Волонтерларны аучылык экспозициясе инфраструктурасын әзерләүдә булышуга чакырабыз.
Сезнең булышуыгыз белән бу чараның форматын республика күләмендә ел саен уздырыла торган аучылык конференциясенә кадәр күтәрергә өметләнәбез.
2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ел саен үткәрелә торган “ Уылдык чәчү” чарасы турында” 80 номерлы карары чыкты. Бу карарның проекты Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән эшкәртелде. Анда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләрен раслау турында” боерыгы нигезендә, ел саен, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр,Татарстан Республикасының сулыкларында, биологик су байлыкларын хокуксыз тоту белән бәйле канун бозуларны булдырмау буенча, ”Уылдык чәчү” комплекслы өлгер-профилактика чарасы уздырылу турында язылган. Бу чарада канун саклау һәм башкарма хакимият әгъзалары үзара йогынты ясыйлар һәм катнашалар. Алар арасында Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль балык тоту агентлылык Урта Идел территориаль Идарәсенең су биологик байлыкларын дәүләт тикшерүе, күзәтүе һәм саклау бүлеге, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Гражданнар саклануы эшләре, хәлдән тыш ситуацияләр һәм табигый афәтләр нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе, бастыру һәм массакүләм коммуникацияләре буенча “Татмедиа” Республика агентлылыгы һәм җирле үзидарә әгъзалары.
Карарның тулы тексты белән Сез Идарә сайтында таныша аласыз. Аның өчен сез “Документлар” бүлегенә керегез аннары “ Норматив-хокукый актлар” аннары “ Хокукый документлар”, яки сылтамадан үтегез- http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_465818.pdf
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.
Республикада хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.
Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук ауга чикләүләр кертү кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.
Ел башыннан Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белән,30.12.2001 195-ФЗ Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 1 бүлеге 8.37 маддәсе буенча, Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан 512 номерлы “ Ау кагыйдәләрен раслау турында” боерыгының 3.8. пунктын бозу өчен,атап әйткәндә аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсе гамәлдән чыгү,яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән саннан артык тоту, ә шулай ук бу Кагыйдәләр белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамә кулланылган дип танылган очрак, аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсе белән каралган вакытта табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматны тутырып, рөхсәтнамәне алган урынга юнәлтү очраклары өчен, 21 административ материал төзелде.
Аулау өчен рөхсәтнамә алган һәм 2014 елның 29 августыннан 370 номерлы “ Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибен, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризаларны бирү тәртибен,һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы белән туры килеп, барлык гражданнарның да исенә төшерәбез: рөхсәтнамәнең “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып , каралган вакытта тапшырырга.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе, аучылык байлыкларын саклау, җитештерү һәм куллану максаты белән, “ Ау вакыты буенча чикләүләр кертү турында” норматив-хокукый акт проекты әзерләнүе турында Сезгә хәбәр итә. Анда ауның региональ вакытлары билгеләнгән. Бу документның раслануы һәм гамәлгә керүе турында мәгълүматны Идарә сайтында күзәтүегезне сорыйбыз.