ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген “ Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Шәүкәт улы  Хәликов катнашындаТатарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллегиясенең                       “  2015 елда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең  эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2016 елга куелган максатлар, “ Уылдык чәчү - 2016” чыгышын уздыру  турында” темасына  киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш барышында  Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков 2015 ел өчен  Идарәнең эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2016 елга куелган максатлар белән таныштырды.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Федор Сергеевич Батков “Балыкчы. Аучы” исемендәге 10 нчы махсус күргәзмәнең тантаналы ачылышында катнашты.  Бу күргәзмәнең максатлары:

- аучылык һәм балыкчылык туризм мәдәнияте  үсешенә булышу;

- Татарстан Республикасы базарына сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү һәм кертү;

- аучылык, балыкчылык, экология туризмы һәм  актив ял итү үсеше өчен россия регионнарының  потенциалын күрсәтү.

Күргәзмә 2016 елның 2 мартыннан 6 мартына кадәр булачак.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2016 елның 15 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 19 февраленнән  башлана; -2016 елның  5  апрелендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


26
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр хәбәр итә: 29 февральдә кыйммәтле мехлы төр аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында бирелмәгән рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре   Татарстан республикасының  Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында узган  “ Җинаять эшчәнлеге сыйфатларын үз эченә алган,экология,  коррупция һәм алар белән бәйле башка хокук бозуларны ачыклауның һәм теркәүнең  практик сораулары” темасына багышланган идарәара киңәшмәдә катнаштылар.

Киңәшмә видеоконференция рәвешендә узды. Анда  Казан районара табигать саклау прокуратурасының прокуроры Альберт Хәбиров, экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – тирә-якны саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы буенча балыкчылык, Роспотребнадзор,Росприроднадзор вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе,ТР Министрлар Кабинетының ветеринария Идарәсе, Татарстан Республикасының  Урман хуҗалыгы  министрлыгы вәкилләре катнашты.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 2-6 март көннәрендә ВИКОда ауны  популярлаштыру өлкәсендә иң зур региональ чара  узачак. Идарә стенды янында  киекләрне үрчетү объектлары күргәзмәсе булачак, кысыксындырган сорауларга җавапларны алырга мөмкин булачак. Аучы кошларның, этләрнең очрашуы булачак һәм аларның эшләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә беренче тапкыр сайрый торган кошларны яратучылар җыелачак.

Күргәзмәгә кагылышлы сораулар һәм үрнәкләр буенча Сезнең искәрмәләрегезне, ә тагын да күбрәк тәкъдимнәрегезне көтәбез. Әгәр дә сезнең сөйләрлек яки күрсәтерлек әйберегез булса, 211-70-78 телефоныннан шалтыратыгыз һәм без Сезгә бу мөмкинлекне бирербез.

Волонтерларны аучылык экспозициясе инфраструктурасын  әзерләүдә булышуга чакырабыз.

Сезнең булышуыгыз белән  бу чараның форматын  республика күләмендә ел саен уздырыла торган аучылык конференциясенә кадәр күтәрергә өметләнәбез.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Киров шәһәренең Вятка Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе Казан шәһәренә килеп,  аучылык эшчәнлеге буенча квалификацияне  күтәрү курслары  уздыра.

Сезне катнашу буенча һәм курсларның  темалары буенча  тәкъдимнәрегезне җибәрүегезне сорыйбыз. Мәгълүматны Оksana.Filippova@tatar.ru  электрон адресына яки (843) 2116647 факс буенча 2016 елның 1 мартына кадәр  җибәрүегезне сорыйбыз.


19
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2016 елның 15 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 19 февраленнән  башлана; -2016 елның  5  апрелендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр хәбәр итә: 29 февральдә кыйммәтле мехлы төр аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында бирелмәгән рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International