ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыру вакыты якынаю белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүгенге көнгә бердәнбер  эшли торган методика дип,  11.01.2012 елдан  1нче номерлы Россияның  Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият әгъзаларына Россия Федерациясе  белән, аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлеген кышкы маршрут хисабы методы белән дәүләт күзәтүен алып бару буенча,  тапшырган вәкаләтләрне  үтәү буенча  алып барыла торган Методик күрсәтмәләр санала.  Шуның нигезендә бу методика буенча  Идарә белән 2016 елда кышкы маршрут хисабын оештыру буенча эш алып барыла.

Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән  яңа методиканы раслау һәм 1нче боерыкны гамәлдән чыгару  турында боерык әзерләнүе турыда истә тотарга кирәк.( боерык проекты Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә Кыргый хайваннарны санау методикасы өстәмә битендә урнаштырылган)

2016 елда кышкы маршрут хисабын уздыру тәртибе турында өстәмә әйтеләчәк. Мәгълүматны игътибар белән карап барыгыз.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 20 ноябрь көненә Идарә белән 40710 аучылык билеты бирелде.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 ноябрь көнендә  су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамланды. Гамәлдәге кануннар буенча, кошны тотканнан сож яки ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәк. Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган. Идарә таблицада тутырылмаган баганалар калдырмауны һәм тоткан кошның төрен дөрес билгеләүне сорый.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар, кичә, 2015 елның 13 ноябрендә, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен документларны кабул итүнең тәмамлануы турында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә. Белемнәрне тикшерү 25.11.2015 елда  Идарә бинасында, Казан, Кәрим Тинчурин -29 адресы буенча үтәчәк. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Кар яту сәбәпле,кыргый тояклы хайваннарны массакүләм аулый башлыйлар, шуның белән бәйле рәвештә  коллектив ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Коллектив ауны  тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш:

  • аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерә;
  • аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертми;
  • аулау урынын һәм вакытын, коллектив ауны уздыру өчен җаваплы затның исемен һәм  фамилиясен, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номерын (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ), таба торган ау хайваннарының төрен һәм санын, коллектив ауда катнашкан аучыларның  фамилияләрен һәм инициалларын күрсәтеп коллектив ауда катнашкан аучыларның исемлеген төзи( алга таба – аучылар исемлеге).
  • коллектив  ауда катнашучылар  белән, коллектив  ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын  аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора);
  • ау хайваны  аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга   җыеп бетерүне оештыра.
  • коллектив ауны  тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында йөртә;

 

Коллектив аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык ату коралы белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта - юлнамә;

Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куела.

Ау табышын алып китү һәм аны урнаштыру, аучылык байлыгын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына мөмкин була. Рөхсәтнамәдә хайванны табу турында билге куела яки ертып алына торган талон тутырыла.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 ноябрь көнендә  су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлана.

Гамәлдәге кануннар буенча, кошны тотканнан сож яки ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәк.

Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган.

Идарә таблицада тутырылмаган баганалар калдырмауны һәм тоткан кошның төрен дөрес билгеләүне сорый.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: “Хайваннар дөньясы турында” 1995елның 24 апреленнән 52-ФЗ номерлы Федераль канунның 14,16,40 маддәләре, “Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең  аерым актларына  үзгәрешләр кертү турында”гы 2009 елның 24 июленнән 209- ФЗ номерлы Федераль канунның 32, 40 маддәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән, федераль дәүләт аучылык тикшерүе һәм барлавы буенча вәкаләтләрне үтәүгә юнәлтелгән,21.09.2015 елдан № 129-од, 21.09.2015 елдан № 131-од,  28.09.2015 елдан  № 132-од, 28.09.2015 елдан  № 133-од боерыклар чыгарылды.        

   Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә барлык аучыларны да, өстә күрсәтелгән боерыкларны үтәү буенча, беркетелгән територияләрдә эшне оештырырга сорый.                                                                                 

Өстә күрсәтелгән боерыклар белән Идарәнең сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә > “Хайваннар дөньясы объектлары белән озак вакытлы куллану” > “Аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингын алып бару турында” өстәмә битендә танышырга була.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Идарәнең үзәк аппараты артыннан беркетелгән, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар җыю игълан ителә!

Штаттан тыш иҗтимагый инспекторларның  төп максатлары  булып, Идарәнең вазифаи затларына, федераль дәүләт тикшерүе буенча вазифаларын үтәгәндә, гамәли ярдәм итү тора.

Шул санда: ау аншлагларын һәм плакатларын саклауны тәэмин итү буенча һәм  ау хайваннарына салган ризыкны саклау буенча чараларда катнашу;ау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү белән бәйле, Татарстан Республикасы  җирләрендә рейд чараларында катнашу;Һәвәскәр аучылар арасында  хокукый белемнәрне  пропагандалау, гамәлдәге канун нормаларын аңлату, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә канун бозарга авышлы кешеләр арасында, тәрбияви һәм профилактика эше алып бару; халык арасында хайваннар дөньясы объектларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Штаттан тыш иҗтимагый инспекторына кандидатлар, 18 яше җиткән һәм  хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә административ хокук бозулары булмаган Россия  Федерациясе кешеләре арасыннан  сайлап алыналар.

Кандидат табигать саклау канунары буенча белемле булырга тиеш, шул санда 24.04.1995 елдан №52-ФЗ “Хайваннар дөньясы турында” Федераль канун, 29.07.2009 елдан № 209-ФЗ” аулау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында” Федераль канун, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының   хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә норматив хокукый актлар. Кандидатның яшәү урыны Казанда, яки аңа якын яшәү пунктларында булырга тиеш.

Катнашучылар, гамәлдәге табигать саклау канунары буенча тест узыру юлы белән, ә шулай ук  Идарәнең башлыгы белән әңгәмә уздыру аша сайланачак.

Сайланышта катнашу өчен,  Идарә башлыгы исеменнә ,билгеләнгән рәвештә язмача гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар 16.11. 2015 елга кадәр кабул ителәләр. Гариза бланкасы Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе” бүлегендә “ Иҗтимагый инспекторлар эшчәнлеге” өстәмә битендә урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International