Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков Бердәм Россия иҗтимагый ярдәм штабының «Югалып баручы хайваннар көне турында» туры эфирында катнашты. Чыгыш барышында ул хайваннар дөньясы вәкилләренең юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны яклау турында сөйләде.
Сишәмбе иртәсе Спас районында яшәүчеләрнең берсе өчен көтелмәгән хәлдән башлана. Үзенең йорт яны кишәрлегендә ул түтәлләр, куаклар һәм коймалар арасында тоткынлыкта калган кондызны күреп ала. Ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә гадәти булмаган табыш турында хәбәр итә.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батковның Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән эшлекле очрашуы узды.
Җиңү көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәрне искә алып, хезмәттәш ветераннарга бардылар.
Бөек Ватан сугышы көрәшчеләренә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү – сугыш кичкән буынга хөрмәт; яшь буын әби-бабалары истәлеген хөрмәт итсен өчен, тарихи хәтерне саклау. Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Кичке Таң заказнигы хезмәткәрләре һәм Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбенең «ЭкОС» түгәрәге әгъзалары Ватан өчен сугышта һәлак булганнарга обелиск янында тәртип урнаштырдылар.
Республикада «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» табигатьне саклау чаралары комплексы башланып китте. Акция кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су биологик ресурслары популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык оялары урнаштыралар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының Тукай районы белгечләре сазлы ташбакасын табигый мохиткә җибәрделәр. Аны Чаллы-Түбән Кама автомобиль юлында битараф булмаган автомобильчеләр тапкан.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Лениногорск районы).
Бөгелмә районының гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре территориясендә суерларның парлашу уенын күреп алалар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә һәм Ютазы районнарындагы районара бүлеге башлыгы Тимур Гыйниятуллин үзенчәлекле тавышлар чыгаручы кош силуэтын видеога төшерә.
Лаеш районының Зеленый Бор дача поселогы тирәсендә «Идел киңлекләре» заказнигы хезмәткәрләре тарафыннан «Уылдык» операциясе кысаларында су биологик ресурсларын законсыз тоту кораллары белән тоткан граждан тоткарланды.