Тәтеш шәһәрендә, «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы» нигезендә, «Эко - мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы кысаларында, экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик фикерләр фестивале узды. Фестиваль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү өлкәсендә инновацион педагогик тәҗрибәне, педагогларның иҗади потенциалын тарату максатыннан үткәрелде.
Фестиваль эшендә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре, «Чиста булыр» исемле республика яшьләр экологик хәрәкәте кураторы Воробьева Е. Ю., Санкт-Петербург шәһәре, Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы педагоглары катнашты.
Мастер-класслар, стендлы докладлар, дидактик уеннар, иҗади күргәзмәләр һәм видеороликлар үткәрелде. Фестиваль һәр педагогка экологик тәрбия бирү мәсьәләләрендә үз компетентлыгын тикшерергә мөмкинлек бирде.
Экология атналыгы Спас муниципаль районында узды: Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгы белгечләре Район мәдәният йортында, Балалар иҗат йортында, «Колосок» балалар бакчасында, Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дуслык» сәламәтләндерү лагеренда белем бирү чаралары үткәрделәр.
Белгечләр балаларны «экология» төшенчәсе белән таныштырдылар, әйләнә-тирә дөнья турында, ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында, бигрәк тә Спас районында яшәүче төрләре турында, әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәгә сакчыл караш турында сөйләделәр. Балалар «Урманда үзеңне ничек дөрес тоту» дигән темадагы викторинада катнаштылар, «Биологик төрлелекне саклыйк» һәм «Урман - безнең байлыгыбыз» дигән фильмнар карадылар.
Район мәдәният йортында тыюлык белгечләре Парклар маршы халыкара акциясендә катнашкан балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар. Экологик чараны үткәрү буенча иң актив оештыручыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 24.07.2009 елдан 209-ФЗ номерлы «Аучылык байлыкларын саклау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы Федераль законның 22 статьясы нигезендә, аучылык байлыкларын саклауны һәм алардан рациональ файдалануны тәэмин итү максаты белән,Татарстан Республикасы Президентының 24.05.2010 елдан № УП-294 боерыгы белән, федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында аулау параметрларына үзгәрешләр кертелде. (Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апрелендәге ПУ-303 номерлы Указы).
Әлеге Указ белән суерны, көртлекне, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга чикләүләр кертелде.
Указ тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Акциядә катнашучылар үзләренең гамәлләре белән ял итүчеләргә яхшы үрнәк күрсәтте. Ял итүчеләр шулай ук ярны җыештыруга кушылды.
Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә мәчетне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм узды. Чараны оештыручылар квест формасында кызыклы һәм матур программа әзерләгән иде.
Балалар 6 командага бүленде, аларның һәрберсе станцияләрдә биремнәр үтәргә тиеш иде. Станцияләрнең берсендә катнашучыларны «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре көтте. Алар балалар өчен бик кызыклы биремнәр әзерләделәр. Балалар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштылар, ә шулай ук уен формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Бу биремнәр очраклы рәвештә әзерләнмәгән, алда җәйге каникуллар, димәк, балалар табигать кочагында вакытларын күбрәк үткәрәчәк.
Бәйрәмдә 200гә якын бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Программа тәмамланганнан соң барлык балага да ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләк тапшырдылар.
Экологик белем бирү дәресләре дәвам итә, һәм бу юлы Азнакай шәһәренең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төр хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау» темасына экологик дәрес узды.
«Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре биологик төрлелекнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында, «Чатыр-Тау» табигый тыюлык территориясендә үсә һәм яши торган үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләделәр.Белемнәрне ныгыту өчен биологик төрлелекне саклау турында фильм күрсәтелде һәм «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» дигән викторина уздырылды, анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Ә җәйге каникуллар алдыннан «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, урманчылар һәм МБУ «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»методистлары белән берлектә, Кече Лызи урта мәктәбендә «Без урман янгыннарына каршы!» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр урман белеме һәм урманчылык, урманнарны саклау, урман янгыннарын сүндерү турында сөйләделәр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр.
Бүген, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт табигать тыюлыкларының 2019 елның I кварталындагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Утырышка барлык белгечләр дә кушылды.
Җыелышта һәр тыюлык эшенә йомгак ясадылар, төрле категория буенча аерылып торучыларны билгеләп үттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабын, мәгълүматлар базаларын алып бару буенча дәресләр узды һәм хайваннарның Кызыл Китапка кертелгән төрләрен билгеләү һәм очрашулар карточкаларын тутыру методикасын кабатладылар.
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Г. И. катнашында Балаларны яклау көненә туры килгән чара узды.
Табигатьне саклау темасы үсеп килүче буынны тәрбияләү аспектында аеруча актуаль. Шуңа күрә бәйрәм танып белү әһәмиятенә дә ия иде- балалар тыюлык белгечен кызыксынып тыңлады, аерым саклау режимы булган махсус табигать территорияләрнең барлыгы турында, Арча районының табигать һәйкәлләре турында күп кенә яңалыклар белде, «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» викторинасында, «Чүп-чарны аерым җый» уенында катнашты.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле балаларны табигать сакчылары сафларына кабул итү булды, нәниләргә яшел галстук бәйләделәр, «Эколята –дошколята» эмблемасын һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар. Балалар өлкән табигать сакчылары белән беррәттән булуларыннан канәгать калды. Педагоглар шулай ук грамоталар һәм бүләкләр алдылар.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейннарында балык ресурсларын үрчетү өчен уңайлы шартлар тудыру, аларны саклау һәм рациональ куллану максатыннан, 2019 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр «Уылдык чәчү-2019» дип исемләнгән комплекслы оператив-профилактик операция уздырылды. Бу чорда һәр гражданинга ярдан ,уылдык чәчү урыннарыннан читтә ,бары 2 элгече булган бер калкавычлы яки су төбе кармагы ярдәмендә генә балык тотарга мөмкин иде.
Тикшерү органнары тарафыннан 414 зат административ җаваплылыкка тартылды, браконьерлык фактлары буенча 52 җинаять эше кузгатылды, 1931 законсыз тоту коралы (ятьмәләр) тартып алынды.
Исегезгә төшерәбез, чыгарыла торган (тотыла торган) су биоресурсларының рөхсәт ителгән минималь күләме:
агарчак, судак, сазан-40 см; корбан балыгы -25 см; җәен балыгы-90 см; чуртан-32 см; кысла-10 см.
Шулай ук һәвәскәр балыкчылыкны гамәлгә ашырганда һәр граждан өчен су биоресурсларын чыгаруның (тоту) тәүлек нормасы 5 килодан артмаска тиеш яки аның авырлыгы артык булса , норма -1 данә , кыслаларны тоту нормасы-20 данә.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, планетаның тереклекне тәэмин итү системаларына арта торган йөк, кискен ноктагакилеп җитмәсен өчен, мөмкин кадәр күбрәк кешене булышырга өнди. Бәйрәм 1973 елдан алып ел саен 5 июндә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөнья буенча урам митинглары, велосипедчылар парады, «Яшел» концертлар, мәктәпләрдә иншалар һәм плакатлар конкурслары, агачлар утырту, калдыкларны торгызу һәм территорияне җыештыру кампанияләре һәм башка чаралар оештырыла.
Ел саен аның тематикасы һәм девизы билгеләнә, төп халыкара чараларны үткәрү урыны сайлана. 2019 елда бу “Һаваны пычратуга каршы көрәш” һәм кабул итүче ил Кытай булды.
Халыкара көннәр катгый сораулар буенча киң җәмәгатьчелеккә белем бирү, глобаль проблемаларны хәл итү өчен, сәяси ихтыярны һәм ресурсларны мобилләштерү, ә шулай ук кешелек казанышларын таныту һәм ныгыту өчен сәбәп булып торалар.