Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча, Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Карл Маркс ур., 44 йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 11 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур. 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: республикада дуңгызларның африка чумасы авыруы буенча эпидемиологик ситуация белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын һәм аның кунакларын, кыргый хайваннарның үлү очракларын күрсәгез, тоткарсыз Идарәгә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Аеруча кыргый кабанннарның үлү очракларына игътибар итүегезне сорыйбыз.”Кайнар телефон” номеры (843) 211 70 78.
Бүген Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында, Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков кул астында сәнәгый балыкчылык үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә утырышында Татарстан Республикасының балык тотучылар берләшмәсе әгъзалары, ә шулай ук балыкчылык буенча Федераль Агентлылыкның территориаль бүлеге вәкилләре катнаштылар. Киңәшмәдә сәнәгый балыкчылар белән балыкчылык кагыйдәләрен бозу бүлегендә мәсьәләләрне чишү, ә шулай ук балык эшкәртү тармагының үсеш юллары мәсьәләләре куелды һәм алар буенча фикер алышынды.
Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2016 елның 15 декабрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 16 октябреннән башлана; -2016 елның 8 декабрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамланды.
Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга тиеш.
Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
Сочи шәһәрендә Халыкара “ Төньяк Евразияның ерткыч кошлары”конференциясе чикләрендә, «Лачыннар авы һәм ерткыч кошларны саклау» темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Бу чараны уздыру идеясы биология фәне докторына , практикада кулланучы лачынчы Ильдар Еналеевкы ( Казан) булды һәм Төньяк Евразияның лачынсыман кошларын өйрәнү буенча Эш төркеменең Хөрмәтле президенты, профессор Владимир Галушин белән якланды. Түгәрәк өстәлне уздыруда шулай ук ВНИИ Экологиянең алдынгы белгече Александр Сорокин (Мәскәү) һәм IAF Вице-президенты Януш Селицкий катнаштылар.
Түгәрәк өстәл, И. Еналеевның СССРда лачыннар белән аулауны күтәрү тарихына, ә шулай ук Россиядә лачыннар авын үстерү перспективасына багышланган чыгышыннан башлынды. Аннары орнитологлар алып баручыларга сораулар бирделәр. Сорауларга нигездә А. Сорокин җавап бирде. Сораулар популяр характерда иделәр: ау кошын белән шөгыльләнә башлау өчен көнгә күпме вакыт сарыф итәргә кирәк; лачыннар белән нинди вакытта ауларга мөмкин; кошларга нинди документлар кирәк һ.б. Аннан соң И. Еналеев Абу Дабида ( декабрь, 2012) узган Халыкара лачынчылар фестивале турында кыскача доклад ясады.
Йомгакта Януш Селицкий IAF эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Ул бу оешманың максатлары һәм мәсьәләләре турында, ерткыч кошларны саклауга лачынчыларның халыкара өлеш кертүе турында сөйләде. Аннан соң Януш Селицкий россиянең лачынчылар клубларын Милли Федерациягә берләшүнең формаларын тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта бу тәкъдим турында безнең лачынчылар белән актив фикер алышына.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 19 сентябреннән 15 октябренә кадәр Чирмешән, Алексеевск, Сарман, Әлки һәм Азнакай мунципаль районнарының ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә бирү адреслары үзгәртелде.
Өстә күрсәтелгән вакытта бу районнарга рөхсәтнамәләрне бирү түбәндәге адреслар буенча алып барылачак:
|
Муниципаль оешманың атамасы |
Рөхсәтнамәләр бирү адресы |
Белгечнең Ф.И.О. |
Элемтә өчен телефон |
|
Чирмешән |
ТР, Аксубаево штп., Ленин ур., 8 йорт, 2 каб. |
Крайнов Николай Фёдорович |
89172806347 |
|
Азнакай |
ТР, Әлмәт ш., Әминова ур., 9а йорт, 18 каб. |
Мортазин Айдар Гомәр улы |
89600504493 |
|
Сарман |
ТР, Мөслим ав., Ф.Рәшитов ур., 40 йорт |
Муринов Владимир Дмитриевич |
89274519754 |
|
Әлки |
ТР, Болгар ш., Хирург Шеронов ур., 21 йорт |
Коптелов Алексей Александрович |
89673662748 |
|
Алексеевск |
ТР, Чистай ш., Бебель ур., 129 йорт |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
Вакытлыча җайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча, Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Карл Маркс ур., 44 йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур. 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасының Норлат районындагы Сосновка авылының шәхси хуҗалыгы дуңгызыннан ДАЧ авыруын табу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президентының 01.10.2016 елдан УП-891 номерлы боерыгы белән, ДАЧ авыруы буенча уңышсыз һәм таралу мөмкинлеге булган, Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә чикләүче чаралар (карантин)кертелде.
Кыргый кабаннарда ДАЧ авыруы бүгенге көндә ачыкланмады.
Шулай ук 30.09.2016 елны Россия Федерациясе Хөкүмәте белән, Россия Федерациясе территориясенә дуңгызларның африка чумасы авыруы кертмәү һәм аның таралуына юл куймау буенча эш планы расланды.
Бу план белән, дуңгызларның африка чумасы авыруы табылган яки барлыкка килергә мөмкин, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә, тормышка ашырылырга тиешле өлгер чаралар каралган.
Шуның белән бәйле рәвештә Идарә барлык аучыларга һәм Татарстан Республикасы халкына мөрәҗәгать итә: үлгән кыргый кабаннарны тапкан очракта тоткарсыз Идарәгә (843) 211 70 78 телефон буенча хәбәр итегез.
Бүген, бөтен дөньяда 4 октябрьдә билгеләнә торган, Бүген Халыкара хайваннар көне билгеләнә (World Animal Day). Ул 1931 елда Флоренциядә , табигатьне яклаучылар белән Халыкара конгреста оештырылды.
4 октябрь көне, хайваннарны яклаучы католик изге Франциск Ассизскийны (Feast Day of St Francis of Assisi, 1181/1182 - 4 октябрь 1226) хәтерләү көне булу сәбәпле сайланды. Күп кенә илләрнең чиркәүләре Халыкара хайваннар көненә багышланган гыйбадәт кылуны 4 октябрь яки аңа якын көнне уздыралар.
Күп илләрнең хайваннарны яклау оешмалары ел саен, бу Көнгә багышланган, төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар. Хайваннар көне, җәмгыятьнең тирә –якны саклау кирәклегенә төшендерү, хайваннарны саклауда активлыкны арттыру максаты белән билгеләнә башлады.
Бу кыргый хайваннарга гына түгел, йорт хайваннарына да кагыла, чөнки соңгы елларда аларга карата мәрхәмәтсез мөрәҗәгать үсә башлалды. Күп кенә европа шәһәрләрендә йорт хайваннарын – гаилә өлеше дип саныйлар, һәм алар , гаиләнең башка әгъзалары кебек, шундый ук хокукларга ия дип әйтәләр. Соңгы елларда Халыкара хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60 күбрәк илендә уздырылалар.