ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

01.10.2016 елны “Урман утырту көне” исемендәге  табигать саклау акциясе чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре Биектау урманчылыгының ДКО “ Шәһәр буе урманчылыгы”  урман фондында агач утыртуда катнаштылар.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, Халыкара олылар көне чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән  олы кешеләрне  өйләренә барып котладылар һәм  күчтәнәч бирделәр.

Бу якты көндә, Сезгә  эштәге хезмәтегез, куәтегез һәм патриотлылыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.  Бүгенге көндә безнең Идарә горурлана торган,  анда беренче тапкыр барлыкка килгән әйберләрнең күбесе, сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез һәм сәләтегез белән барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхет һәм озын гомер телибез.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 28 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2015 елның 25 июненнән 17-П номерлы РФ Конституция Суды карарын  һәм “Татарстан Республикасының Экологик кодексының 1355 маддәсенә үзгәртүләр кертү турында”гы Татарстан Республикасының  Канун проектын һәр яктан тикшерү булды.

Татарстан Республикасының  Канун проекты  Идарә карамагындагы иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды, бу канун проектын кабул иткән очракта, Татарстан Республикасы Экологик кодексының 1355 маддәсен киләчәктә куллану буенча тәкдимнәр формалаштырылды.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 5 октябрь көненә кадәр  яңа банкноталар өчен символ сайлауның соңгы этабы узачак.  Өченче этап барышында  10 алдынгы шәһәр/территория арасыннан  ике җиңүче һәм аларга тәңгәл килүче  дүрт символ( һәрбер шәһәргә яки территориягә икешәр символ) сайлана.  Сайлау Бөтенроссия тавыш бирү юлы белән уздырыла: онлайн режимда (Твоя-Россия.рф сайтында) һәм оффлайн режимда  «Аргументы  и факты», «Комсомольская правда» федераль гәҗитләрнең  кәгазь басмаларында  һәм Россия Банкының барлык  региональ вәкиллекләрендә,бу елның 1 октябрендә узачак, Россия Банкының ачык ишекләр Көне чикләрендә анкета тутыру аша.

Онлайн тавыш биргәндә, ике шәһәрне сайларга кирәк һәм Твоя-Россия.рф. сайтында иҗтимагый челтәрләр аша авторлаштыруны узарга кирәк.

Сайлауның барышы артыннан Твоя-Россия.рф. сайтында күзәтергә була.


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә  сезгә Идарәдә коррупция чагылышлары турында сорау-анкеталаштыру  узарга тәкъдим итәбез.

Бу тикшеренү министрлыкның эшчәнле эффективлыгын күтәрергә,ә шулай ук министрлыкның вазыйфаи затлары арасында коррупция чагылышларын булдырмау максаты белән өлгер чаралар кабул итәргә булышачак.

Безгә сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим!


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2016» ярышларында катнаштылар.

Ярышларның тантаналы ачышы беренче чабышлар алдыннан узды. Шәһәр халкын, ә шулай ук спорт һәм сәләмәт яшәү рәвешен яратучыларны  Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев сәләмләде.

Гадәттәгечә  1 км VIP-чабышлардан башка, массакүләм чабышлар, ә шулай ук 2,4,6,8,12 километрга чабышлар булды.Чабышта мәктәп балалары, спорт мәктәбе укучылары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнаштылар. Йөгерергә яратучыларның саны 24 510  кеш


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга тиеш.

Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 20 сентябрь көнендә республиканың Мәскәү-Өфә трассасы 977 километрында Алабуга райоында“Кыргый хайваннар” билгесе астында, “Лада Гранта” машинасы йөртүчесе пошины бәрдерде. Нәтиҗәдә 3 кеше яраланды, поши шуда ук үлде.

Идарә машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.  Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

д)  ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;

-федераль дәүләт ау тикшерүен булдыручы, дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзасына,  саклау , федераль дәүләт тикшерүе һәм  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бурычы беркетелгән,  Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте әгъзалары карамагында булган, дәүләт оешмалары һәм табигатьне куллану өлкәсен тикшерү буенча  Федераль хезмәтнең территориаль әгъзаларына һәм    Россия Федерациясенең кануннары нигезендә вәкаләтле, башка урындагы затлар соравы буенча өстә язылган документларны, ау коралларын һәм  табышны күрсәтергә.

- җитештерүче аучылык тикшерүен булдырырга вәкаләтле, җитештерүче аучылык инспекторы( документларын күрсәтсә) соравы буенча ауны булдырырга рөхсәт итә торган документларны, ә шулай ук  үзе белән булган әйберләрне ( ау коралларын һәм ау продукциясен) һәм транспорт чараларын күрсәтергә тиеш.

 

 

 

 Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;

- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.

Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;

·  кешегә зыян ясарга мөмкин үзаткычларны, сагалаучы ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләр,ыргаклар, чокырлар “ башмаклар” һәм башка  үзтоткычларны куллану куллану;

·   каурыйлы киекләрне тотканда барлык үзтоткочларны куллану ;               

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

 -каурыйлы кошларны тоту өчен  төрле ут чараларын куллану;

-  хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле  ату коралы һәм  сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану ( урман киек кошларын аулауны кертмичә);

- каурыйлы кошларны аулаганда, 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану;

- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал, җәя һәм арбалет  куллану;

- урман күгәрченен, боҗырны, козгынны аулау очракларын кертмичә, пневматик ау коралын куллану;

-үсемлекләрне яндыру.

 Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга,  патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.

Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.

Ау вакытыннан  башка, бәйдә булмаган этләр белән аучылык җир-суларда булу тыела, искәрмәне андый этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге  оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган (искәрмә булып аучылык байлыкларының санын  тәртипкә салу  яки фәнни-өйрәнү максаты белән генә аулау гына килә) куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу гына тәшкил итә.

Бәйдә булмаган этләр белән, беркетелгән территориянең аучылыкны оештыру документларында һәм ( яки)хуҗалык эчендәге  аучылыкны оештыру документлары белән тәңгәл килеп, аучылык этләрен куып китерү һәм өйрәтү  зоналарында булу, юлнамә булса гына булдырыла. 

 Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен  файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International