ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Экологик Кодексы 135(5) маддә 12 бүлек нигезендә аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән  белдерүнамәне алганнан соң 13  көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашарылырга мөмкин.

Әгәр дә сез рөхсәтнамә алу хокукы белән куланмаган очракта, ул башка кешегә  күчә.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 23 августыннан 26 августына кадәр Идарә , республиканың прокуратура вәкилләре, ау өлкәсендә эшләүчеләр, район ветеринария оешмалары вәкилләре катнашында чыгу зона киңәшмәләре уздырды.

Киңәшмәдә ауны ачу, шул санда аулаганда һәвефсезлек чаралары, бозулырга юл куймау, ау кагыйдәләрен һәм аучылык этикасын саклау сораулары җентекләп каралдылар.

Ветеринария хезмәте вәкилләре Татарстан Республикасы территориясендә һәм күрше регионнардаДуңгызлырның африка чумасы авыруы турында чын ситуацияне яктырттылар һәм бу авыруны Татарстан Республикасы территориясенә алып кермәү һәм таратмау өчен  күрергә кирәкле чаралар турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук ветеринария хезмәте вәкилләре котыру авыруына профилактика ясау дәвам итүенә игътибарны юнәлттеләр һәм тоткан кабаннардан, бурсыклардан һәм башка кыргый хайваннардан трихинеллез авыруына лаборатория сынауларын уздырырга катгый киңәш бирделәр.


26
август, 2016 ел
җомга

Бүген  “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика хәйрия акциясе чикләрендә , Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Ю.Б.,Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә, мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тутырган 12 портфель һәм баллы сюрприз бүләк итте.

Бу акциянең төп максаты – барлык балаларга  да бәйрәм, 1 сентябрь көнне кәеф белән мәктәпкә барырга мөмкинлек бүләк итү. Бу балалар үз гомерләрендә  алай ук күп күрмәгәннәр һәм  теләсә нинди  вакыйганы  зур түземсезлек белән көтеп торалар.


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча, Татарстан Республикасының  теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур. 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, 2016 елның 24 август көнендә, кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне алуга  җирәбә салу узды.

Җирәбә салу Комиссия белән аучылар һәм журналистлар катнашында уздырылды.

Җирәбә салу нәтиҗәсендә рөхсәтнамәләр алу хокукына түбәндәге затлар ия булдылар:

Пошиларны тотуга рөхсәтнамә хокукына ия булган аучылар:

 

Агерҗе

 

Сәйфутдинов Рәшид Р.

Уразаев Н.Н.

олы

олы

Азнакай

Әхсәнов Р.А.

олы

Алексеевск

Урманчеев Р.Р.

Әхмәтәрәев А.М.

Сәдриев Р.Х.

Мутахаров Р.М.

Фокин Н.И.

олы

олы

олы

олы

1 яшькә кадәр

Әлмәт

Камалдинов И.Р.

Хөснетдинов Рөстәм Р.

олы

олы

Лениногорск

Тихонов В.А.

Данилов С.Н.

Воробьёв С.Н.

олы

олы

олы

Мамадыш

Квашук В.В.

Ланцов С.Н.

олы

олы

Норлат

Лёвин П.Д.

Гайсин И.В.

Ягуткин Ф.Ф.

олы

олы

олы

 

Кабаннарны тотуга рөхсәтнамә хокукына ия булган аучылар:

Әгерҗе

Битов С.В.

Фахрутдинов Р.М.

Денисламов Р.М.

Шкиндеров Н.В.

Яхин Б.Ш.

Монасыпов В.М.

Новопольцев С.М.

Назреев Р.Я.

Никонов С.Н.

Казаков Александр В.

олы

олы

олы

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

олы

1 яшькә кадәр

Азнакай

Рахимов И.И.

Гатин М.М.

Мурсалимов Р.Р.

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

Алексеевск

Баранов С.Н.

Галимов А.Р.

Петрухин С.М.

Бирюков М.А.

Батыру П.П.

Романов И.М.

Журочкин Е.А.

Галиев М.И.

Харламов А.М.

Шамкин Р.А.

Семёнов А.В.

Гришин А.С.

Гилязиев Р.Г.

Варламов С.А.

Ахметгареев А.М.

Николаев Анатолий И.

Антипов Б.Г.

Сафиуллин Р.М.

Потоцкий В.Ф.

Лемиш С.В.

олы

олы

олы

олы

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

Әлки

Терехов В.А.

Юдаев Максим В.

Валиахметов К.А.

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

Лениногорск

Кондратьев М.В.

Рассказов С.В.

Звегинцев Ю.А.

Протасеев С.К.

Сергеев Г.А.

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

Мамадыш

Ефимов Владимир И.

Газизов Ф.Р.

Налётов Д.А.

Титов О.Н.

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

Норлат

Захаров И.Н.

Петров Д.Ю.

Ахметзянов М.Г.

Андаев Р.Р.

олы

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

1 яшькә кадәр

Кыр кәҗәләрен  тотуга рөхсәтнамә хокукына ия булган аучылар:

Алексеевск

 

Кузнецов Е.И.

Якимов Валерий А.

олы

олы


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 24 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

 2016 елда Татарстан Республикасының аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларын тоту өчен бирелә торган рөхсәтнамәләр бирү пунктлары


19
август, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елда ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына җирәбә салуда катнашу өчен тапшырылган гаризалар нәтиҗәләре буенча, Идарә белән җирәбә салуда катнашуга кертелгән затлар исемлеге төзелде. Кертелгән затларның исемлеге Идарәнең сайтында Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә - Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы - Җирәбәне уздыру вакыты, урыны һәм гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат өстәмә битендә урнаштырылды.

Гаризаларны тикшерү нәтиҗәсе буенча, катнашуа 585 гариза кертелмәде. Сәбәпләре түбәндәгеләр:

гаризалар билгеләнгән тәртипне бозып төзелгәннәр;

гаризаларда аулау каралмаган район күрсәтелгән;

гаризаларны тапшыру вакыты бозылган;

аучы гаризасында 1 төр аучылык байлыгына 1дән артык муниципаль район күрсәтте.

Җирәбә салу 2016 елның 24 август көнендә сәгать 14.00 Идарә бинасында узачак. Барлык теләгән кеше җирәбә салуда катнаша ала.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасы Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең уртак киңәйтелгән утырышы узды. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

Бүген без республиканың су биологик ресурсларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен, беренче чиратта, сәнәгать балыкчылыгын оештырудагы һәм тотылган су ресурсларын бүлүдәге проблемаларны,  карауга чыгарабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.

Ул билгеләп үткәнчә, балык запаслары торышына елгалар акваторияләрендә руда булмаган файдалы казылмаларны (ком, КГК) чыгару, елгаларга сәнәгать предприятиеләре калдыкларын агызып чыгару һәм экологик бөтенлекне торгызу өчен компенсатор чараларының җайга салынмавы йогынты ясый. «Республикадагы ситуация бу өлкәдә тәртип салуны таләп итә. Минем кушыум буенча Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан тикшерү уздырылды, аның материаллары бүгенге утырышка нигез булды», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда сулыкларның гомуми күләме – 4 мең кв. км. Республика территориясендә мәйданы буенча Иделдә иң зур булган Куйбышев сусаклагычы урнашкан.  

«Шул ук вакытта анда тотылган су биологик ресурсларының хакыйкый күләме турында безнең мәгълүматыбыз юк. Ел саен республикада    промысел алымы белән якынча 3,5 мең тонна балык тотыла, бу рәсми мәгълүматлар буенча, ә без белмәгәне экспертлар бәяләүләренә караганда легаль балык тотудан 3-5 мәртәбәгә артык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың балык эшкәртү инфраструктурасы юк һәм ул өстәлмә бәяләргә керми, чөнки чимал эшкәртү өчен республикадан читкә китә.

Быел «Уылдык чәчү» операциясендә ведомствоара эшне әйбәт оештыру нәтиҗәсендә браконьерлыкка каршы көрәштә иң зур уңышларга ирешелде. Республика сулыкларыннан законсыз рәвештә тотылган 3115 ятмә алынды, 1663 зат административ җаваплылыкка тартылды.

Браконьерлыкның сәбәпләреннән берсе итеп Татарстан Президенты законсыз тотылган балыкны сатып алучы оешмаларның контрольсез булуын атады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук игътибар иткәнчә, күрелгән чараларга карамастан, чөгә балыгы популяциясе критик хәлдә. 90 нчы еллардан бирле аның саны 10 мәртәбә кимегән.   

«Бүген республикада компенсатор рәвештә балык санын арттыру системасы каилләштерүне таләп итә. Балык хуҗалыклары үзләренең булган ресурсын кулланмый, ә аквакультураны үстерү буенча кабул ителгән программа дөреслектә эшләми», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу мәсьәләләрне хәл итү буенча бик күп федераль һәм республика контрольно-күзәтчелек органнары эшли. Һәрберсе үз участогында кирәген эшләп бетерми. Дөреслектә җайга салу юк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Бу ситуация су биологик ресурсларын тотуда һәм эшкәртүне оештыруда тәртип салуга юнәлгән кичектергесез һәм системалы чаралар кабул итүне таләп итә».

Аннары нотыклар белән Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану идарәсе башлыгы Федор Батков, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең  Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Марсель Сәмыйгуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Олег Дәминов һәм сөләйман балыгын үрчетү берлеге президенты Александр Новиков чыгыш ясады.

Уытырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Ведомствоара совет оештыру тәкъдимен кертте, бу совет браконьерлыкка каршы көрәш эшчәнлеген җайга салачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты ассызыклаганча, браконьерларга каршы көрәштә граждан җәмгыятен активрак җәлеп итәргә кирәк, ягъни «Халык контроле» системасында аерым бүлек булдырырга кирәк.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

16
август, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 24 августында сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, җирәбә салу юлы белән, кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International