Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
2016 елның 14 март көнендә Актаныш районы буенча 2 суд бүлегехакименең хөкем карары белән, гражданин С. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсенең 1 бүлектәге «а», «б» кече пунктында каралган җинаять эшләре өчен гаепле дип танылды. Аңа 320 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелде, ә шулай ук мылтыгы белән патроннары тартып алынды һәм «Bombadier Ski-Doo Skandic» маркалы кар йөрү машинасы дәүләт казнасына тартып алынды. 2016 елның 5 гыйнвар көнендә гражданин С. Актаныш районының Чуганак авылы янындагы урманда, кар йөрү машинасын кулланып, хокуксыз рәвештә 1 баш поши (ана хайван) тотты. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 200 000 сумм тәшкил итте.
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Кышкы маршрут исәпләвен уздыру Методикасын тикшерү һәм аның белән эшләүне яхшырту турында тәкъдимнәр булды. 2016 елда уздырылган кышкы маршрут исәпләве Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды. Шулай ук Иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлегенә караган тәкъдимнәр кертелде һәм 2015 елның эш нәтиҗәләре чыгарылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән расланучы, 2016 елның 1 августыннан 2017 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимитларын билгели торган, тирә якны саклау өлкәсендә норматив-техник документ проектын әзерләү чикләрендә, 2016 елның 22 һәм 23 март көннәрендә Татарстан Республикасындагы муниципаль районнарның Башкарма комитетлары белән иҗтимагый киңәшмәләр (тыңлаулар) уздырылды.
Киңәшмәгә заказ бирүче белән(Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе) пошиларны, кыр кәҗәләрен,селәүсеннәрне һәм бурсыкларны табу лимитлары чыгарылды.
Киңәшүләрнең нәтиҗәләре, дәүләт экология экспертизасына юнәлтелә торган, проектны әзерләгәндә исәпкә алыначак.
Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2016 елның 15 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 19 февраленнән башлана; -2016 елның 5 апрелендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.
Бүген, 21 март көнендә, бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләнә. Ул 1971 елдан бирле ел саен билгеләнә. Бу Көнне оештырып җибәрүче булып, 1971 елда 23 нче Төп ассамблеяда авыл хуҗалыгының Европа конфедерациясе чыкты. Һәм бу уй ООН(ФАО) карамагындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белән якланды. Өстәвенә Көньяк ярымшарда бу көнне көзге , ә Төньяк ярымшарда язгы көн белән төн тигезлеге көнендә бәйрәм итәргә карар кабул ителде (соңгысы, гореф-гадәт буенча, язның беренче көне булып санала һәм яңа гомернең һәм яңа башлангычларның символы булып тора) . Ә 2012 елда, җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге турында мәгълүмат бирүгә һәм аларның әһәмияте турында белемне күтәрүгә сәбәп кебек, ООН Төп Ассамблеясе 2012 елның 21 декабреннән 67/200 номерлы резолюциясе белән ел саен 21 март көнендә Халыкара урманнар көнен билгеләүне раслады (International Day of Forests). Урманнарны һәм аларның байлыкларын саклау дөньяның барлык илләре өчен дә бүгенге көндә иң мөһим экологик мәсьәлә булып тора. Соңгы елларда Җирнең урмансыз калу белән бәйле тенденцияләре, экологларны гына түгел, ә бөтен халыкара берләшмәне борчыга калдыра. Хәзерге вакытта планетада урманнарның гомуми мәйданы 38 млн. кв. км якын ( ул коры җирнең өчтән берен тәшкил итә), алардан 13% саклана торган тәбигый территорияләргә керә. Урманнар – планетабызның үпкәләре,алар экологик, иҗтимагый һәм икътисади әһәмияткә ия -планетаның климатын булдыруда катнашалар, кислород белән тәэмин итәләр, зарарлы чыгармаларны эшкәртәләр, су байлыкларын саклыйлар, күп төр хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү тирәлеге булып торалар, кешеләрне ризык һәм файдалы яшәү тирәлеге белән тәэмин итәләр.
2016 елның 18 март көнендә ТНВ телекомпаниясе катнашында Идарә хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы территориясендә “Идел” елгасының сулык мәйданы, ”МОО Кама Тамагы аучылык хуҗалыгы”- н.п. Клянчеево- Кече Кләри – Зур Кләри, “Теньков аучылык хуҗалыгы” – Иске Казеево- Балчыклы – Красновидово буенча рейд уздырылды.
Хөрмәтле казанлылар. Соңгы вакытта кыргый хайваннарның шәһәргә керү очраклары күбәюе турында сезгә хәбәр итәбез. Инде кат-кат кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре күренде. Төлкене, урман сусарын күрү гадәти булып бетте. Кайбер төр кошлар шәһәр эчендә күбәяләр, болар:үрдәк, көртлек карчыгасы, бүдәнә карчыгасы, лачын, колаклы ябалак. Бу, гомуми караганда,табигатьнең кеше белән берләшергә теләген чагылдыра торган куанычлы күренеш.
Ләкин ул кешегә карата билгеле шартлар куя. Беренче очракта белем ягыннан – хайваннар белән очрашкан вакытта үзеңне тота белергә кирәк.
Моны мисалда аңлатып китик. Инде бер айга якын, Җиңү Проспекты һәм Завойский урамы юл чатында урнашкан паркта, өч себер кыр кәҗәсе яши. Аларны кеше күргәнчегә хәтле алар үзләрен канәгатьләнерлек хис иттеләр. Ләкин аларны табу, тиз арада танылу, көтүне куып җибәрүгә, аларның юлга чыгуына һәм этләр белән куылуына китерде. Моңа хайваннарга булышырга, аларны коткарырга теләүчеләрнең омтылуы сәбәп булды. Кыр кәҗәләрен ашатырга тырыштылар, хәлләрен белер өчен эзләделәр, борчыдылар.
Шуның белән бәйле рәвештә кыргый хайваннырны күргән очракта Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә хәбәр итәргә һәм хайваннар янына якын килмәскә өндибез. Аңлатып китәбез, күп очракта хайваннарны коткарырга кирәк түгел, чөнки аларның шәһәргә килүе ирекле һәм бу гомум дөнья агышы. Аеруча эт тотучыларны, этләрен паркларда йөрткәндә, игътибарлы булырга өндибез.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча гына алырга була.
Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 февральдә кыйммәтле мехлы төр аучылык байлыкларына ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында бирелмәгән рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.