ЯҢАЛЫКЛАР

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Сезгә бирелгән территорияләрдә, аучылык байлыкларын хисаплау буенча әсбапларны 2014 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәклеге турында исегезгә төшереп китәбез. Атап әйткәндә:

Су күсесенең санын хисаплау ( 20 нче форма)

Бурсыкны ояларында хисаплау ( 22 нче форма)

Янутка охшаган этне ояларында хисаплау ( 23 нче форма)

Кондызның санын хисаплау ( 24 нче форма)

Каманың оя санын хисаплау ( 25 нче форма)

Барлык хисапларны да,  саклау, федераль дәүләт тикшерүе бүлекләренең район ( районара) башлыкларында  расларга кирәк.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга

14.11.2014

2014 елның 13 ноябрь көнендә   Ульяновск шәһәрендә       Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының Урта Идел һәм Кама-Урал берләшкән гыйльми- сәнәгый  киңәшмәләр утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасыннан ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”директоры      Шарафутдинов Рамиль  Гомәр улы һәм  хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлегенең алдынгы киңәшчесе Павлов Юрий Ирекович катнаштылар.

Утырышта, Россия Федерациясе субъектлары киселешендә, 2015 елда биологик су ресурсларын гомуми тоту күләме, балыкчылыкны оештыруның гомуми сораулары,  шул санда балыкны траллап тоту, ә шулай ук  мәгълүматны  Дәүләт балык хуҗалыгы реестрына  урнаштыру сораулары, аны актуальләштерү һәм реестр мәгълүматларын куллану сораулары каралды.

Утырышның ахырында 2015 елга гыйльми - сәнәгый киңәшмәләрнең эш планы кабул ителде.

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

17.10.2014 елдан № 767 “ Кама- Икск дәүләт табигый аучылык тыюлыгын юк итү турында” һәм Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәртүләр кертү турында” гы ТР  МК Карары.

Татарстан Республикасының  аучылык тыюлыкларында хокукый кагыйдәләр унификацияләнде. Дәүләт табигый аучылык тыюлыклары  региональ әһәмияттәге дәүләт табигый  зоология ( аучылык) тыюлыклары рәвешендә билгеләнде. Андый тыюлыклар республиканың табигый-тыюлыклар фонды катнашмасына кертеләләр. Тыюлыкларның эшчәнлекләрен оештырганда,  Идарәнең төп максатлары аучылык байлыкларының һәм аларның яшәү тирәлекләренең төрлелеген саклау һәм торгызу, ә шулай ук аучылык байлыкларының яшәвен һәм алардан куллануның тотрыклыгын булдыру.   

Һәрбер тыюлыкны аерым саклау режимы регламентлаштырылды.

Барлык тыюлыкларның территориясендә, хайваннар дөньясы объектларының санына зыян китерә торган  эшчәнлек тыела, шул ук санда юлдан башка җирдә транспорт чараларының йөрүе һәм торуы, туктаулар, туристлар өчен тукталышлар ясау, учаклар яндыру.

Кама- Икск дәүләт табигый аучылык тыюлыгы юк ителде. Туры килүче үзгәрешләр  Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләрнең дәүләт реестрында икенче  басмада чагылыш таптылар.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә күрсәтү  җайланмасы механизмы үсеше Концепциясе белән  тәңгәл килеп, 25.12.2013 елдан №2516-р Россия Федерациясе хөкүмәте  боерыгы белән расланган,   бердәм федераль  үрнәктәге  аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча,  гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтүне, электрон төргә күчереп, “Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре” (https://uslugi.tatar.ru)  сайты аша бирү планлаштырыла. Сервисны гамәлгә кертү якынча 2014 елның декабрь аенда көтелә.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 29 һәм 30 октябрь көннәрендә, Ростов-на-Дону шәһәрендә, аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте  әгъзалары вәкилләре өчен оештырылган Бөтенроссия  киңәшмәсе узды.  Анда 2015 елда  аучылык байлыкларының санын хисапка алуны оештыру соравы каралды.

Киңәшмәдә, Дәүләт сәясәте һәм ауны тәртипкә салу һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Департамент директоры Берсенев А.Е. белән, 2015 елда аучылык байлыкларының кышкы маршрут хисабын, 24.10.2014 елдан № 50 ФДБО «Центрохотконтроль» боерыгы белән расланган, Тояклыларның, кыйммәтле мехлыларның һәм кошларның хисабын кышкы маршрут хисабы методы буенча,  Методик киңәшмәләр нигезендә үткәрергә тәкъдим итте.

Моның белән бәйле рәвештә Идарә  республиканың муниципаль районнарына  чыгып киңәшмәләр уздырырга  планлаштыра.

Өстә күрсәтелгән методика белән  тәңгәл килеп, аучылык байлыкларының санын хисаплау  һәрбер аучылык җир-суы буенча аерым үткәреләчәк.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча “Казан ракеткасы” исемле Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Турнир 2014 елның 9 ноябрендә УСК “ Бокс һәм өстәл теннисы  үзәге”ндә узды.   Ярышларда Татарстан Республикасының министрлыклары һәм  идарәләре актив  катнаштылар. Финалга чыкккан Идарә хезмәткәрләре 26 команда арасыннан 12 урын алды.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан №4 “  Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында”гы    РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Боерыгы белән тәңгәл килеп, җитештерү аучылык инспекторы урынына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерүнең 2 этабы 2014 елның 25 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында үтәчәк.

Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе, өстәге боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән килешеп алып барыла.

Документларны кабул итү вакыты:

Сроки приема документов:

- 2014 елның 10 ноябреннән башлана;

-2014 елның 15 декабрендә тәмамлана.

Бөтен документлар Идарәгә хокукый затның яки шәхси  эшмәкәрнең  вәкиле белән, яки 420088, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча,  салынган документларның исемлеге белән, почта аша тапшырыла ала.

Мәгълүматның яңаруын Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе( күзәтүе) бүлегендә                             “ Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәре, хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең башлыгы  Мутахаров Р.М,  аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте  әгъзалары вәкилләре өчен оештырылган Бөтенроссия  киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Ростов-на-Дону шәһәрендә узды. Анда киләсе актуаль сораулар каралды:

1.     Аучылык байлыкларының санын исәпкә алу

2.     Җитештерү аучылык тикшерүе.

3.     Аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу турында ( һәркем керә торган аучылык җир-суларында, аучылык хайваннарынның санын тәртипкә салу чараларын уздырганда, тиз арада аларны  аерып алу мәсьәләсе)

4.     Хайваннар дөньясын саклауда аучылык хуҗалыгының роле.

Киңәшмәдә катнашучылар түгәрәк өстәл артында уңай тәҗрибә белән алмаштылар.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 4 ноябрь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмеәткәрләре,  Халыклар бердәмлеге Көненә багышланган  “Без бердәм!” исемендәге митингта катнаштылар.  Митинг “Казан” Милли мәдәният үзәге янында узды. Анда  төрле милләттәге һәм  диндәге, төрле иҗтимагый һәм сәяси карашлы, төрле иҗтимагый дәрәҗәдәге һәм урындагы  дүрт меңнән артык граждан катнашты. Митингта катнашучыларны  Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Минниханов котлады.

31
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 26  октябрь көнендә Мамадыш районы буенча РФ Эчке Эшләр Министрлыгы бүлеге, алдан сөйләшү буенча бер төркем затлар белән, хокуксыз балык тоту очрагын ачыклады. Аның буенча җинаять эше ачылды. Бу очрак 2014 елның 27 октябрендә Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә рейд ясаган вакытта ачыкланды. Хокук бозучылар белән 54 данә кызыл китапка кертелгән чөгә балыгы һәм башка төр балыклар тотылган иде. Табигатькә китерелгән зыян 25505 сумны тәшкил итте. Аларның эшләре Җинаять кодексының 256 маддәсенең 3 бүлеге буенча квалификацияләнде. Аның өчен 150000 алып 500000 сумга кадәр штраф, яки 2 елга кадәр мәҗбүри эш, яки 2 елга кадәр азатлылыкны чикләү кебек җәзалар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International