ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

26 октябрь  көнендә  Иске Йомрылы авылыннан   Альберт Габитов һәм Гөмәр Хабибуллин

үзләренең ишегалдында кышка куян ите әзерлиләр иде. Шу вакытта алар янына һавадан таш булып бөркет төште. Аның тәпиләрендә боҗра һәм каешлар бар иде. Кешеләрдән һәм этләрдән курыкмаган кошны хуҗалар куян ите белән сыйладылар да, аннары тәпиләрендәге каешларыннан тотып читлеккә ябып куйдылар. Бу вакыйга турында алар  хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең район башлыгына М.А. Филинга хәбәр иттеләр.  Ул үз чиратында  тотылкан сирәк кош турында үзенең башлыкларына хәбәр бирде.

 Бөркетнең тәпиләренә куелган  боҗра буенча хуҗасы тиз табылды-  стажы булган лачынчы Курмышкин Валерий. Бөркет Екатеринбург шәһәренең “Холзан” исемле ерткыч кошларны аклау Үзәгендә чыгарылган.

Икенче көннең кичендә кош артыннан, аның хуҗасы Валерий Курмышкин килде.  Таныш сыбызгы тавышын ишетеп бөркет үзе хуҗасының кулына килеп утырды.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 24 октябрь көнендә  рейд чаралары барышында Мендеевск районы буенча районара бүлек башлыгы район оешмасының рәисе белән бергә, Псеево авылы янында, басуда ВАЗ 2109  машинасын туктаттылар.  Аның эчендә , хокуксыз ау белән шөгыльләнүче, 3 граждан булды. Бу затларның үзләре белән  корал йөртүгә рөхсәтнамәләре, аучылык билетлары, юлнамәләре, ә шулай ук паспортлары яки шәхесне раслый торган башка документлары юк иде. Аларны, Менделеевск районы буенча вәкаләтле, полиция бүлегенә алып килделәр. Коралны хокуксыз йөртү һәм саклау очрагы буенча тикшерү алып барыла.  Җинаять эшен ачу буенча сорау хәл ителә.


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

 2014 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлануы турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә.

Сезгә, гамәлдәге канун белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табудан соң яки рөхсәтнамә гамәлдән чыкканнан соң 20 көн эчендә, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын  тутырып, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә.

Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.

 

 


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 24 октябрь көнендә  Түбән Кама шәһәрендә Балалар экология-биология үзәгендә ,Бөтендөнья  хайваннарны яклау көне чикләрендә, хайваннарны яклауга багышланган чара узды. Чарада  республиканың төрле мәктәпләреннән килгән укучылар, ә шулай ук
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең табигатьне саклау буенча инспекторы Иванов Э.П.
катнаштылар.

Укучылар “Кызыл китап”, кайбер юкка чыгып килә торган яки инде юкка чыккан хайваннар турында, үсемлекләрне һәм хайваннарны сакларга кирәклеге турында, барлык тереклекләргә кешелеклелек һәм кызгану хисен тәрбияләү турында белделәр.

 


24
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 23 октябрь көнендә Идарә бинасында районара табигать  саклау прокуратурасының прокурорның Өлкән ярдәмчесе Мельникова О.В. белән ,                      “ Дәүләт тикшерүе( күзәтүе) һәм и муниципаль тикшерү алып барганда  хокукый затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы  26.12.2008 елдан №294-ФЗФедераль канунны  саклауны  куллану үзенчәлекләре” һәм “Россия Федерациясе  гражданнарының мөрәҗәгать итүләрен карау тәртибе турында” 02.05.2006 елдан№ 59-ФЗ Федераль канун темалары буенча  киңәшмә-уку уздырылды

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 23 октябрь көнендә Идарә бинасындаТатарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче  Федор Сергеевич Батков рәислеге астында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә утырышынды ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының   табигый һәм җир асты байлыкларын    куллану һәм тирә-якны саклау сораулары буенча бүлек башлыгы Фасхутдинов М.Г., ТР Министрлар Кабинеты мал тыйббының баш Идарәсе башлыгы урынбасары Никитин А.И. , аучылык хуҗалыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор баш Идарәсе башлыгы урынбасары Фаттерахманов Л.Р. вәкиле катнаштылар.

Киңәшмәнең максаты -  язгы ау чорының нәтиҗәләрен бергә тикшерү, 2014-2015 еллардагы көзге-кышкы ау чорына  әзерләнү буенча проблемалы сорауларны ачыклау, төп максатларны билгеләү һәм  тиешле дәрәҗәдә уздыруга әзерләнү.

Семинар барышында,  ау чорының нәтиҗәләреннән башка, аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм аларны саклау сораулары, Татарстан Республикасында кыргый хайваннарны асрауның яңа юнәлешләре буенча тикшерү чараларының нәтиҗәләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә канун бозуларга юл куймау сораулары күтәрелде.

Безнең республика  территориясендә африка чумасы һәм котыру   авыруларының таралалуына юл куймау чаралары буенча  аерым фикер алышынды.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый. 2014 елның 23 октябрендә көндезге сәгать унда Казан шәһәре Кәрим Тинчурин урамы 29 йортта урнашкан, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында 2014 елның язгы ау чорының нәтиҗәләрен чыгару һәм 2014-2015 елда көзге-кышкы ау чорын үткәрү сораулары буенча киңәшмә үткәреләчәк.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 17 октябрнда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы территориясендә 01.08. 2014- 01.08.2015 чорында аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проекты каралды. Лимитлар проекты күпчелек тавыш белән якланды. Шулай ук Иҗтимагый киңәшмәнең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелде.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Актаныш районында 12 октябрдэ 2014 елның   берничә зат, техник чаралар кулланып («Нива» машинасы) пошины хокуксыз ауладылар. Россиянең Табигать министрлыгының 8.12.2011 елдан №948  “ Аучылык байлыкларына китергән зыянның күләмен исәпләү методикасын раслау турында”гы Боерыгы белән тәңгәл килеп, табигатькә китерелгән зыян 120 мең сум тәшкил итте. Бу очрак буенча  җинять эше ачылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International