Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып, «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Кама киңлеге»нә карата тикшерү уздырылды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69-еллыгын үткәрү чикләрендә ветераннарга һәм Яңа Шешмә районының халкына багышланган тантаналы митинг барышында, сәләмләү һәм котлау сүзләре белән Яңа Шешмә район башлыгы Козлов Вячеслав Михайлович, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, Ветераннар киңәше рәисе Скоков Александр Алексеевич чыгыш ясадылар.
Бәйрәм сәхнәләштерелгән прологтан башланды. Аның барышында Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары күрсәтелде.
Мәдәният йорты коллективы һәм иҗтимагый сораулар буенча башкарма комитетның башлыгы урынбасары Семеняк Валентины Николаевна җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбе белән әзерләнгән митинг программасы ватанпәрвәрлек, геройлык һәм совет халкының җиңелмәслек булуы хисләрен белдерде. Митингны әзерләргәндә Яңа Шешмәнең гимназия, урта мәктәп укучылары һәм укытучылары да катнаштылар.
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Идарә исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!
9 май –ул бөтенебез өчен дә зур бәйрәм. Без Җиңү өчен, материаль үлчәнешкә ия булмаган, күтәргесез зур бәя түләдек. Үзләренең ирләрен һәм улларын югалткан аналарның һәм хатыннарның кайгысын , бетерү сәясәте куркынычын, басып алуларны, чолганышта калып ач торуны, бөек мәдәни кыйммәтле әйберләрне югалтуны бернәрсә белән дә үлчәп булмый.
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Идарә исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!
9 май –ул бөтенебез өчен дә зур бәйрәм. Без Җиңү өчен, материаль үлчәнешкә ия булмаган, күтәргесез зур бәя түләдек. Үзләренең ирләрен һәм улларын югалткан аналарның һәм хатыннарның кайгысын , бетерү сәясәте куркынычын, басып алуларны, чолганышта калып ач торуны, бөек мәдәни кыйммәтле әйберләрне югалтуны бернәрсә белән дә үлчәп булмый.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 69-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе җитәкчеләре, элек хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котладылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елның 6 май көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы, Идарәнең 13.02.2014 № 21-од боерыгы белән оештырылган, балык тоту урыннарының чикләрен билгеләү буенча,Комиссия утырышы үткәрелү турында мәгълүмат бирә.
2014 елның 19 апреленнән 28 апреленә кадәр кыргый кошларга язгы ау чоры узды. Рейдлар вакытында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән, ау кагыйдәләрен бозу өчен, административ җаваплылыкка 39 зат тартылды.
Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2010.6.09.№ 345 “Дәүләт аучылык реестрының катнашмасы һәм аны алып бару, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыеп бару һәм саклау һәм кызыксынган затларга бирү турында Кагыйдәләрне раслау турында”гы боерык нигезендә, Сезгә аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару турындагы документлаштырылган мәгълүматны билгеләнгән формада 1 майга кадәр тапшырырга кирәклеген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәтерегезгә төшереп китә.