ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Халыкара олылар көнендә Идарә артыннан беркетелгән ТР Яңа Шешмә муниципаль районында 2013 елның 8 октябрендә район Мәдәният йортында олы яшьтәге кешеләрне котладылар. Пенсионерлар һәм сугыш ветераннары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Пенсионерларны олылар көне белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Ф.С. Батков чын күңелдән котлады.

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле гражданнар һәм Татарстан республикасының оешмалары! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сезгә мәгълүмат белдерә: РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013.22.03 №143 боерыгы белән сәнәгый балык тоту җирләрен бүлүнең тәртибе расланган.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 5 октябрендә Түбән Кама район бүлеге башлыгы Иванов Э.П. һәм Түбән Кама районы аучылары Кама елгасының яр буен чистарту буенча чыгыш үткәрелделәр. 2013 ел экологик мәдәният һәм тирә-якны саклау елы булып билгеләнде. Чыгышта 19 кеше катнашты. Иң яшь катнашучы 10 яшьлек Иванова Элина. 3 трактор арбасы чүп җыйдылар һәм шәһәр чүплегенә чыгарып ташладылар. 600 метр озынлыктагы яр буе сызыгын чистарттылар.
Татарстан республикасында урман утырту көне, иң кыйммәтле әйберләрнең берсен – урманнарны сакларга теләүче кешеләрне берләштерә торган, традициягә кергән чыгыш узды. Беренче тапкыр 2010 елда башланган “ Яшел эстафета”га безнең халкыбыз 5 октябрь көне дә чыкты. Тирә –якны саклау елында, чыгышта 20 меңнән артык кеше катнашты, 350 гектар җирлегендә 1,7 миллионга якын агач утыртылды

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Халыкара олылар көнен билгеләү чикләрендә ветераннарны котладылар. Бәйрәм белән ветераннарны Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов һәм Идарәнең хезмәткәрләре котладылар. Бу якты көндә, сезнең эшегез, гайрәтегез, куәтегез, патриотлылыгыз өчен без сезгә илтифат һәм рәхмәт белдерәбез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2013. 03.10. ТР Биек Тау районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына кагылган, аучылык хуҗалыгыны килешү төзергә хокук алу өчен аукцион үткәрелде
Казанда Бөтен Россиянең табигатьне саклау буенча IV Корылтайда катнашу өчен делегатларны сайлау буенча территориаль конференция узды. Татарстан Республикасы өчен куелган квота белән тәңгәл килеп,Корылтай эшендә Татарстан республикасыннан 52 делегат катнашачак. Алар арасында – Татарстан Республикасының Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хезмәткәрләре,ТР буенча Россиянең табигатьне тикшерү хезмәткәрләре,ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, ТР иҗтимагый палатасы хезмәткәрләре, сәнәгый кешен эшханәләре экологлары һәм башлыклары,җирле үзидарә вәкилләре, иҗтимагый экология хәрәкәтенең активистлары,мәгариф вәкилләре, ә шулай ук табигать саклаучы әгъзалар.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Кадерле аучылар !

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сезнең игътибарыгызга җиткерә, Идарә белән 2013.30.09. № 139-тэ “ Отчет рәвешләрен раслау турында” боерыгын чыгарды. Ул боерыкта аучылар белән отчетлар бирү рәвеше һәм вакыты, ә шулай ук тутыру тәртибе расланган. Элегрәк чыгарылган 2011.11.04 № 43 –тэ “ Отчетларны җыю һәм тапшыру өчен җаваплы затларны билгеләү турында”боерыгы, 2013.30.09. № 171-тэ боерыгы белән көчен югалткан дип танылды.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 27 сентябрендә Идел буе федераль округының табигать белән куллану өлкәсендәге федераль Департамент белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең РФ белән тапшырылган, су байлыкларына кермәгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендәге, шул ук санда аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә вәкаләтләрен тикшерүнең нәтиҗәләрен чыгардылар.
Биологик су байлыклары белән кулланучылар! Сезнең игътибарыгызга түбәндәге мәгълүмат: Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2012.20.12. 357-тэ боерыгы белән тәңгәллектә, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында гомуми тоту чамасы куелмаган , 2013 елга су ресурсларының кулланылмаган квоталары калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International