ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Татарстан” авиакомпаниясенең Боинг очкычы авиа фаҗигага эләгү белән бәйле рәвештә, вафат булган кешеләрнең гаиләләренең кайгысын чын күңелдән уртаклаша һәм мәрхәмәт сүзләре белдерә.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елда ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрүгә әзерләнүен дәвам итә. Хәзерге вакытта маршрутларны барлау үткәрелә.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән аучылык хуҗалыкларында планлаштырылган тикшерүләр үткәрелә. Тикшерү барышында, аучылык аскормасының торышы канəгатьлəндермәслек булуы, документларны алып баруда бозулар булуы ачыкланды. Гаепле затлар җаваплылыкка тарттырылды. Бозуларны бетерүне Идарә үз тикшерүе астына алды.

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Идарә, ау һәм аучылык байлыкларын саклау турындагы канунны бозу очракларын ачыклау максаты белән, 2013 елның 9 ноябрендә республикабызның Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнарында, Идарә башлыгы Д.А. Иванов җитәкчелегендә, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән бергә рейд чаралары үткәрде. 6 рейд төркеме оештырылды. Рейдта бөтен җирдә үтә торган транспорт чаралары кулланылды. Рейд барышында Биләр дәүләт табигый аучылык заказнигы территориясе һәм күрсәтелгән районнарда урнашылган аучылык җир-сулары тикшерелде. Бу чараның төп максаты булып аучылык кагыйдәләрен бозуны алдан күрү иде.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Хөрмәтле аучылар! Хәзер безнең сайтта “ Аучылар өчен анкета” дигән бүлек барлыкка килде. Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган проблемаларыгыз турында сезнең фикерегез ( аноним рәвештә дә ярый) аларны чишәргә булышыр. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru. электрон адресыбызга җибәрегез.

4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле коллегалар!!! Халыкара бердәмлек Көне һәм Татарстан Республикасының Конституция Көне - безнең бердәм халык булуыбызны, бөтенебезнең дә уртак тарихыбыз һәм уртак киләчәгебез булуын хәтерләтеп тора торган бәйрәмнәр ул. Әйдәгез, бу бәйрәм көнендә искә төшереп китик: без бердәм булып үзебезнең һәм республикабызның киләчәгенә юл салабыз. Бу бәйрәмдә бөтенебезгә дә иминлек һәм гөрләп үсү, киләчәк көннән гел яхшылык көтәргә, позитип уйларга һәм һәр көннән тәм табып яшәргә телим!

30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 30 октябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, 2013. 22.03. № 143 “Сәнәгый балык тоту кишәрлекләренең чикләрен билгеләү Тәртибен раслау турында”гы Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә төзелгән, сәнәгый балык тоту кишәрлекләре проектын карау буенча иҗтимагый оешмалар белән киңәшмә узды

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 23 октябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ТР Биек Тау районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына кагылган, аучылык хуҗалыгына килешү төзергә хокук алу өчен түбәндәге чикләрдә аукцион үткәрде.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 16 октябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов рәислеге астында семинар узды. Киңәшмә эшендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының җир асты, табигый байлыкларны куллануһәм тирә-якны саклау бүлеге башлыгы Фасхутдинов М.Г., ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария Идарәсе башлыгы урынбасары Никитин А.И., аучылык хуҗалыклары вәкилләре, ТР буенча Россельхознадзор вәкилләре катнаштылар.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
Кадерле аучылар, районара бүлек башлыклары!!! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый. 2013 елның 10 октябрендә көндезге сәгать унда Казан шәһәре Кәрим Тинчурин урамы 29 йортта урнашкан, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында 2013 елның язгы ау чорының нәтиҗәләрен чыгару һәм 2013 елда көзге-кышкы ау чорын үткәрү сораулары буенча киңәшмә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International