ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2013 ел
җомга
Хөрмәтле коллегалар!!! Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм. Бу якты көн, Татарстан Республикасын үзенең Ватаны һәм үзенең туган җире дип санаучыларның бөтенесе өчен дә, бик мөһим әһәмияткә ия. Бу тантаналы көндә чын күңелдән Сезгә һәм сезнең туганнарыгызга саулык-сәләмәтлек, озын гомер, иминлек, тынычлык һәм татулык телим. Сезгә хөрмәт белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А. Иванов.

28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген , Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, Д.А. Иванов рәислеге астында Идарәнең җаваплы белгечләре белән чираттагы фикер алышу үтте.

27
август, 2013 ел
сишәмбе
Норлат районы буенча, саклау, федераль дәүләт күзәтүе һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бүлегендә район (районара) башлыгы урынына бәйге.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
23 августта Мәдәният йортында, матур итеп бизәлгән залда, беренче класс балалары өчен бәйрәм үткәрелде.  Анда 37 беренче класс баласына  тантаналы шартларда мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм уенчыклар бүләк иттеләр. Алар өчен концерт һәм баллы күчтәнәчләр куелган өстәл ясадылар.  Самара шәһәреннән килгән зур буйлы курчаклар сәхнәләштерелгән куелыш күрсәттеләр. Ул бәйрәмгә тагын да тамаша өстәде

22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар!

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый:бүген сәгать 14.00. Идарә бинасында 2013-2014 елларның ау чорында аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына җирәбә салу үткәрелде. Җирәбә салу татарстан Республикасының аучылары, масса мәглүмат чаралары катнашуында узды.


20
август, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: ТР территориясендәге аучылык җир-суларында ау булдыру кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, ТР Президенты 2013.12.04. №УП-303 боерыгы белән расланган аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрне кертмичә, 2013 елның 17 августыннан сәгать 17.00 каурыйлы киекләргә җәйге- көзге ау чоры ачылды

Аучылар игътибарына!!!

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2013 елның 16августында, аучылардан 2013-2014 еларда расланган тоту квоталары белән тәңгәл килеп, аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләр бүлү җирәбәсендә катнашу хокукына гаризалар кабул итүне тәмамлады.

Аучылардан 1237 гариза кабул ителде.


16
август, 2013 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә, 2013 елның 16 августында сәгать 17.00 2013-2014 еларда расланган тоту квоталары белән тәңгәл килеп, аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирүләр тәмамлана. Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез: 2013 елның 22 августында сәгать 14.00 Казан ш.,Кәрим Тинчурин - 29 адресы буенча җирәбә салу үткәрелә. Нәтиҗәләре Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылачак. Мәгълүмат артыннан игътибар белән күзәтегез.

14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Бәрелеш Нижнекамскидан ерак түгел килеп чыкты. 13 август көне,тимер юл аркылы чыгу урыны янында көньяк машина юлында Volkswagen машинасы кинәт юлга чыккан пошига барып бәрелде

6
август, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2013 елның 8 августында ТР Яңа Чишмә муниципаль районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына кагылган, аучылык хуҗалыгы килешүе төзергә хокук алу өчен аукцион үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International