Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 июльдән КФҮнең барлык филиаллары да, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ау этләре һәм ау кошлары ярдәмендә каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен, гаризалар кабул итә башлый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәтнең яңа сәхифәсен ачып җибәрә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язачакбыз.
ТР Дәүләт комитеты хәбәр итә: 1 июльдән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча мөнәсәбәтләрне җайга сала, гражданнар һәм оешмаларның, контроль астында булучы затлар буларак, хокук гарантияләрен билгели.
ДАЧ Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгы территориясендә ачыкланган, анда авыру кабан дуңгызы табылган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 25-26 июнь көннәрендә Мәскәүдә «Арктик советта Россия рәислеге – Россия һәм дөнья өчен экологик мәсьәләләр» дип исемләнгән Халыкара форум узачагы турында хәбәр итә. Аның төп темаларының берсе - климат үзгәрүен истә тотып, әйләнә-тирә мохитне саклау. Чара 2021-2023 елларда Россиянең Арктика Советында рәислек итә башлавына багышланган.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Милләтне вакцинацияләү-дәүләт көче!» дигән җыелма күзәтүне формалаштыру турында хәбәр итә
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Россия Яңалыклары» ААҖ һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе «Россия төбәкләре яңалыклары» порталында РФ субъектларының «Милләтне вакцинацияләү – дәүләт көче!» дигән җыелма күзәтү формалаштыруы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән актив рәвештә прививка ясаталар
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 5 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган хезмәткәрләр саны 62 кеше тәшкил итә. Ведомство аппараты хезмәткәрләре арасында 56 кеше прививка ясаткан.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: вакцинация кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.
Түбәндәгеләрне белү мөһим:
- Вакцинация түләүсез һәм ирекле нигездә үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясалган;
- Вакцинациянең 1 көнен исәпкә алмаганда, беренче һәм икенче прививка арасында 21 көн үтә;
- Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;
- Вакцина коронавирус тышчасы- S-протеины булган, кеше аденовирусының рекомбинант кисәкләреннән гыйбарәт, аңа карата антитәнчекләр эшләнә. Вакцинада COVID-19 белән авырттыра торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырмыйлар;
- Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган федераль регистрга кертелә һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләт хезмәтләре порталында вакциналаштырылган гражданинның шәхси кабинетында QR кодлы вакцинацияләүнең электрон паспорты формалаша.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. Бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территориясе чикләрендә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектын («Махсус сакланыла торган табигать территорияләре турында»1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясында күрсәтелгән торак пунктлардан тыш)файдалануга тапшыру өчен рөхсәт бирү:
- аерым саклана торган региональ әһәмияттәге табигый территория чикләрендә индивидуаль торак төзелеше объектларын, бакча йортларын төзүне, үзгәртеп коруны гамәлгә ашырганда («Аеруча саклаулы табигый территорияләр турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясында күрсәтелгән торак пунктлардан тыш), планлаштырыла торган индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки үзгәртеп кору турындагы хәбәрдә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелеше яки бакча йорты параметрлары билгеле параметрларга туры килү һәм шәхси торак төзү объектын яки бакча йортын җир участогында урнаштырырга рөхсәт ителүе турында хәбәрнамә җибәрү;
-төзелгән яки үзгәртеп корылган индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йортының, региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территория чикләрендәге җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектларын, бакчачылык йортларын төзегәндә, үзгәртеп корганда («Аеруча саклаулы табигый территорияләр турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясында күрсәтелгән торак пунктлардан тыш), шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килүе (туры килмәве) турында хәбәрнамә җибәрү;
Хезмәтләрне электрон формада алу өчен шәхси кабинетка идентификацияләү һәм авторизацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) аша керергә кирәк. Биредә хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат белән танышырга, гариза бирергә һәм аларның статусын тикшерергә, шулай ук дәүләт хезмәтләренең нәтиҗәсен электрон рәвештә алырга мөмкин.
Сроки и нормы добычи
Объект охоты Сроки охоты
Охота с подружейными собаками и ловчими птицами
Болотно-луговая дичь 25.07.2021-05.12.20
Боровая, степная и полевая дичь 05.08.2021-05.01.2021
Водоплавающая дичь 28.08.2021-05.12.2021
Основной сезон охоты
Гусь 04.09.2021-05.12.2021
Утка 04.09.2021-05.12.2021
Болотно-луговая 04.09.2021-05.12.2021
Полевая 04.09.2021-05.12.2021
Куропатка 04.09.2021-05.12.2021
Вальдшнеп, боровая 04.09.2021-05.01.2022
Ворона серая 04.09.2021-05.01.2022
Бүген, 30 июнь көнне 16.00 сәгатьтә, киләсе 2021-2022 еллардагы ау чорына физик затлар арасында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукын алу өчен, җирәбә салуда катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде.
Алда күрсәтелгән сроктан соң бирелгән гаризалар, катнашу өчен кабул ителмәячәк.
Исегезгә төшерәбез, җирәбә салу 2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча узачак.