Күп санлы кардай ак төнбоекларны «Спас» заказнигы белгечләре күреп ала. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чәчәкләр Спас районында Бездна елгасында чәчәк аткан.
Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы студентларының «Чиста болыннар» заказнигы базасында кыр практикасы башланды. Заказникның матурлыгы белән хозурланырга Россия һәм Төркмәнстан яшьләре җыелды. Төркемнәргә бүленеп, алар бер атна дәвамында заказникның флорасын һәм фаунасын тикшерәчәкләр, гидробиология һәм гидрохимия буенча күнекмәләрне һәм ысулларны үзләштерәчәкләр, шулай ук су экосистемаларының биологик төрлелеген бәяләячәкләр. Төп эшләрдән тыш, студентлар өчен табигатьтә ял итү өчен мәдәни программа да планлаштырылган. Алар гитара астында җырлар җырлаячак, квестлар узачак һәм экобатлларда катнашачак.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатларның белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итә. Якын арада аларга производство аучылык инспекторы таныклыклары һәм күкрәк билгеләре биреләчәк.
Егылып төшкән ялгыз колаклы ябалакны этләр һөҗүменнән коткарганнар. Җирдә ятучы ябалак баласы теләсә кайсы мизгелдә мәчеләрнең яки урам этләренең җиңел табышына әйәнергә мөмкин була. Узып баручы кешеләр әлеге кечкенә кошны бәладә калдыра алмыйлар һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Алар кошны килеп тикшерәләр. Ябалакның хәле борчылу тудырмый. Тышкы зыян табылмаган. Кечкенә булганлыктан, ул әлегә оча алмый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2024» Халыкара акциясенең «Тыюлыклы табигать дөньясы» сәнгать иҗаты җиңүчеләрен билгеләде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: 14 июньнән жирәбәдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Гаризалар бирү вакыты 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Чистайда яшәүче битараф булмаган хатын-кыз шәһәрнең бер урман утыртмасында оядан егылып төшкән Кызыл китапка кертелгән колаклы ябалакны күргән. Аның сүзләренчә, кошка песиләр һөҗүм итә башлаган. Аны коткарыр өчен, ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар шунда ук килеп җитәләр, кошны тикшерәләр. Тышкы зыян табылмаган. Кошчык нык характерлы булып чыга, үзен яхшы хис итә һәм тамагына да яхшы ашый. Аның тәне әлегә каурыйсыз һәм тыгыз йомшак йон белән капланган. Аңа әле очарга өйрәнергә дә кирәк. Ул, үсеп җиткәнче, белгечләр күзәтүе астында калачак.
14 июньдә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында производство аучылык инспекторына кандидатларның белемнәрен тикшерү узачак.
30 июль көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2024 – 2025 елгы ау чорында аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын (поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык) тотуга рөхсәтләр бүлү (алга таба – жирәбә салу) булачак.
Мөслим районындагы буада яшәүче бер пар ысылдавык аккош әти-әни булганнар. Аларның сигез баласы туа. Ата-ана кайгыртуы яшь аккошларның исән калуы өчен бик мөһим. Алар балаларын йөзәргә, суга чумарга һәм ризык табарга өйрәтәләр. Хәзер балалар үсә һәм көч җыя. Алар инде суда үзләре генә калырга тырышалар.