Бөгелмә районында Африка дуңгыз чумасы учагын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды. Чир учагын бетерүгә кирәкле диагностика, шулай ук кыр шартларында юк итү чараларын үткәрергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җаваплы хезмәтләр җәлеп ителде.
Мессенджерда «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны, дәүләт учреждениеләренә кермичә, дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Мәсәлән:
14 августта 2025 елгы жирәбә буенча җиңүчеләргә ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү «Батырлар. Герои Татарстана» республика программасында җиңүчеләрнең берсенең остазы булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Кәлтәләр көне алдыннан «Казансу елгасы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә ял итүчеләр өчен кәлтәләр көненә багышланган мавыктыргыч лекция үткәрде.
1 сентябрьдән «Аучылык турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль канунга үзгәрешләр үз көченә керә.
Казан халкы кошчыкларны кайгыртудан туктамый. Бу юлы алар шәһәр үзәгендә канатлары бераз зарарланган, өстәвенә, машина юлына якын гына сикергәләп йөрүче керәшә баласын коткарып калдылар. Әгәр шаһитларның уяулыгы булмаса, керәшә автомобиль хәрәкәтенең корбаны булыр иде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.
Бүген нарат урманы, дала һәм кыр киекләрен ау этләре (ретривер, спаниель һ.б.) һәм ау кошлары белән аулау сезоны ачыла. Ул 2026 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: 5 нче августтан гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.