«Кичкетаң » тыюлыгы «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды. Акция кысаларында тыюлык хезмәткәрләре, җирле халык белән бергә, урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан чистарттылар, урмандагы беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтладылар.
Шулай ук тыюлык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен бу акциягә багышланган дәресләр һәм экологик конкурслар оештырды. Дәресләрдә төп басым әйләнә-тирә мохитнең пычрану нәтиҗәләре белән көрәшкәнче, аны башта ук пычратмау дөресрәк булу турында, кечкенә торак пунктларның масштабында, кеше тарафыннан табигатькә китергән зыян турында сөйләүгә төште. Тыюлык хезмәткәрләре Кичкетаң урта мәктәбендә күптән түгел уздырылган дәресне агач утырту белән бергә кушып алып бардылар. «Эколята» түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә белгечләр 50дән артык гадәти нарат үсентесе утырттылар. Яшелләндерү Кичкетаң авылы паркында дәвам итәчәк. Анда тиздән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тагын бер аллея барлыкка киләчәк.
Балтач районы мәгариф идарәсе һәм «Балтач» табигый тыюлыгы тарафыннан оештырылган «Гүзәл көз»район экологик фотоконкурсының оештыру комитетына 540-тан артык фотография килде.
2019 елның 21 октябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты киләсе конкурслар игълан итә:
Киләсе вазыйфаларга кадрлар резервына кертү:
- судагы биологик ресурслар бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе);
- гомуми бүлек башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе);
- мониторинг бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе).
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Конкурста катнашуга гаризаларны, кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән алып (2019 елның 11 ноябренә кадәр) 21 көн дәвамында, кирәкле документлар белән бергә ,конкурс комиссиясе сәркатибе киләсе адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 22 ноябрендә булачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган (http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm).
«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабы барышында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбыктан чистартуны, чишмәләрне төзекләндерүне, урмандагы аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтлауны дәвам итәләр.
Мәсәлән, күптән түгел, Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, алар җирле урманны каты көнкүреш калдыкларыннан җыештырдылар.
Шул ук вакытта «Чулпан» тыюлыгы белгечләре дә урманнарны саклау белән бәйле чаралар үткәрделәр, шул исәптән Биектау муниципаль районының Сосновка авылы янындагы урман фонды территориясендә агачлар утырттылар.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре «Урман утырту көне»табигатьне саклау акциясенә кушылды. Тыюлык территориясендә белгечләрнең уртак көче белән 10 мең үсенте, ә атап әйткәндә имән, вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге, себер карагае, гади нарат агачлары утыртылды.
Утыртылган үсентеләр 3 гектар мәйданны алды. Агачлар тыюлык җирләрен су белән юылудан һәм җил эрозиясеннән саклауга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, шул исәптән «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ һәм Куйбышев аучылык хуҗалыгы инспекторлары Спас районында биотехник чаралар үткәрделәр. Әлеге чаралар бөтен республика буенча даими рәвештә үткәрелә, ә бу юлы анда Болгар шәһәре укучылары катнашты.
Укучылар белән бергә урманнарда пошилар, кыр кәҗәләре һәм куяннар өчен тозлыкларга тоз салынды, ә шулай ук кабан дуңгызларын тукландыру мәйданчыклары да ремонтланды.
Инспекторлар һәм белгечләр укучыларның сорауларына даими җавап бирделәр, тозлыкларның һәм кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларының әһәмиятен аңлаттылар.
«Чиста яр» акциясе дәвам итә. Узган атнада аңа «Кичкетаң» һәм «Зөя буйлары»тыюлыклары кушылды.
«Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа шәһәренең 2 нче лицей укучылары белән Зөя елгасы ярында җыештырдылар, шул ук вакытта Әгерҗе районының Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районның иң популяр һәм шул ук вакытта иң чүпле ял урыннарының берсен-Варзинка елгасын тәртипкә китерделәр.
Экологик өмәләр үз нәтиҗәләрен бирде: мәктәп укучылары һәм тыюлык белгечләре ярдәмендә сулыкларның ярлары чистартылды, чүп-чар белән берничә дистә пакет җыелды.
Ел саен бу акциягә күбрәк кеше кушылыр дип өметләнәбез.
Балтач районы буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Балтач участок урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә, «Бөтендөнья Урман утырту көне»ндә катнаштылар. Уртак көч белән урманчылыкның 31 кварталында 2000 карагач үсентесе утыртылды.
Бөтенроссия Урман утырту көне әле бик яшь бәйрәм. Оештыручылар бу яхшы инициатива вакытлар узу белән, илебезнең барлык гражданнары өчен чын бәйрәмгә әверелер һәм һәркемнең «үзе» утырткан агач барлыкка килер дип өметләнә. Ә иң яхшысы-берничә утыртылган агач!
ыюлык эше хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм эшләрегездә уңышлар телибез.
Тыюлык эше хезмәткәрләре көне инде 15 елга якын билгеләнә. Бу бәйрәмнең конкрет максаты бар: җәмәгатьчелек игътибарын әлеге эшчәнлек өлкәсенә, табигый байлыкларның сакланышы проблемаларына юнәлтү. Бу бәйрәм тере табигатьнең кыйммәтлеген, ләкин шул ук вакытта аңа тиз зыян тиюен исбатларга тиеш.
Узган пәнҗешәмбе ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык этләрен үрчетү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә һәвәскәр аучылар, профессиональ кинологлар,аучылык хуҗалыклары вәкилләре, ТР МК баш ветеринария идарәсе вәкилләре катнашты. Өлкәнең төп үсеш мәсьәләләләре, ә шулай ук Татарстан Республикасында этләр ярдәмендә аулау сораулары каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, киңәшмәдә катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен, аларны РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында алга таба карау өчен, Дәүләт комитеты адресына җибәрәчәкләр дип сөйләшенде.