Зәйдә, Гулькин авылы янында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары чираттагы рейд барышында кабаннарның түшкәсен тунау артында ике гражданны тоттылар. Сораштыру барышында ачыкланганча, ау яратучылар – Зәй һәм Түбән Кама яшәүчеләре, кабан дуңгызларын табуга рөхсәт алмаган. Законсыз ау өчен, 258 маддәнең 2нче бүлеге буенча (алдан килешеп куйган, бер төркем зат) җинаять эше кузгатылды. Хокук бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 3-5 ел эчендә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки билгеле вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки аннан башка 3-5 елга иректән мәхрүм итү җәзасы карала.
Республиканың Теләче районы урман массивларында 8 меңнән артык брикет-вакцина таратылды. Профилактика чаралары Татарстан ветеринария идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан үткәрелә.
Товар поезды пошины бәрдереп үтергән. Бу гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында Никашновка-Биклән арасында булган. Шул ук көнне Лениногорскида да шундый ук хәл булган. «Рысь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә, Иске Иштирәк – Яңа Иштирәк авылы автоюлыннан 600 метр ераклыкта, җиңел автомобиль кабанны бәрдергән. Кабан алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Машина вакыйга урынын ташлап киткән. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды, хайваннар дөньясына зыян китерелде.
Биотөрлелек бүлеге башлыгы вазыйфасына 3 кандидат гариза бирде. Кадрлар резервына кертүгә конкурс бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында узды. Нәтиҗәләр 7 эш көне эчендә игълан ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының машиналар паркына 4 яңа машина өстәлде. Йөк сала торган урыны булган юлсыз җирдән йөрүче УАЗ рейдлар үткәрү һәм җимлекләргә ашлама китерү өчен тыюлыкларда файдаланылачак. Автомобильләр «Татнефть» ГАҖ тарафыннан Дәүләт комитеты каршындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ өчен бирелде.
Законга каршы тоту. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Кызыл китапка кертелгән балыкны сатуда таптылар. Чөгә балыгын Мамадыш районында, Казан-Яр Чаллы трассасы буенда саттылар. Бу балык Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аз санлы булу сәбәпле, сирәк төр статусында тора.
Яз көне ау вакыты үзгәрергә мөмкин. Моның кирәклеге күп аучылар мөрәҗәгатьләре буенча барлыкка килде. Ике меңгә якын кеше катнашкан сораштыру уздырылды.
Сораштырылучыларның күпчелеге фикеренчә- 60,4 %, язгы ау 15 апрельдән 20 апрельгә кадәр башланырга тиеш. Анкетада катнашучыларның 32,2% ы язгы сезон апрельнең өченче шимбәсендә башланырга тиеш дип саный.
Аккош бакчага кергән һәм чыга алмый - андый хәбәр бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына керде. Гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында булды. Аккошны кешеләр үзләре генә тота алмады, шуңа күрә Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итте. Район белгечләре килеп, кошны тотты һәм аккошлар яши торган җирле күлгә күчерде. Хәзер каурыйлының куркынычсызлыгына берни дә янамый.
Икенче ел рәттән Чистай муниципаль районында «Мәдәниятләр мозаикасы» проекты тормышка ашырыла, анда 2019 елның октябре татар мәдәнияте айлыгы дип игълан ителгән иде. Әлеге проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Татар Сарсазы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен татар телендә экологик белем сәгате үткәрделәр.
Тыюлык хезмәткәрләре балалар өчен чараның бик кызыклы форматын әзерләгән иде, аның барышында алар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгының тарихы, Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән ТР Кызыл китабы вәкилләре белән таныштылар. Материалны тагын да сыйфатлырак үзләштерү өчен, әлеге мәгълүмат балаларга туган телләрендә бирелгән иде. Чара ахырында белемнәрне ныгыту өчен уен уздырылды, җиңүчеләр һәм иң актив балалар истәлекле бүләкләр алды, шулай ук «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы А. Ю. Чебурахтин мәктәп китапханәсе фондына «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре» китабын тапшырды.
Татар телендәге мондый чаралар традициягә керәчәк.
Күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында 23-24 октябрьдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында район (районара)саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге бүлекләре башлыклары һәм региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыклары башлыклары өчен семинар дәресләре узды.
Семинарда 52 хезмәткәр укып кайтты. Уку барышында законнардагы соңгы үзгәрешләр каралды, шул исәптән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы, (видеоматериаллар кулланып), ау кагыйдәләрен һәм тыюлыкларны саклау режимын бозуның шәхси очраклары ачыкланды.