ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, «Мишә елгасы тамагы» исемле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать зоология тыюлыгында, балыкларның кыш  көне һава җитмәүдән үлүен булдырмау буенча төп чара узды.  «Балык Булсын!» акциясенә һәвәскәр балыкчылар, җәмәгатьчелек, ә шулай ук республиканың балык запасларында барыннан да күбрәк кызыксынучы сәнәгать балыкчылар да актив кушылдылар. Бозга барлыгы 40тан артык активист чыкты.

Чараның төп катнашучылары-Татарстан Республикасында яшәүче, Советлар Союзы Герое, һәвәскәр балыкчы Кузнецов Борис Кириллович һәм аның тормыш иптәше Әлфия Солтановна. Ветеран туган республикабызның балык байлыклары өчен шәхси кичерешләре турында сөйләде, кышкы чорда әлеге чараларны үткәрү кирәклеген ассызыклап үтте, шулай ук бәкеләр һәм майналар бораулау эшләрен шәхсән үзе тикшереп чыкты.

Рәис урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән ветеранга Бөек Ватан сугышында күрсәткән гайрәте һәм батырлыгы өчен, шулай ук аның сулыкларда яшәүчеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Кышкы чорда 25 муниципаль районның 112 сулык мәйданында, барлыгы 1933 бәке һәм 315 майна ясалды. Аларны тишүдә 600 дән артык кеше катнашты (шуларның 157 бала һәм мәктәп укучысы).​


22
февраль, 2019 ел
җомга

«Чиста болыннар» дәүләт  табигать тыюлыгы белгечләре Чистай шәһәренең «Непоседа» исемле  7нче балалар бакчасында «ТР Кызыл китабы белән танышу»темасына тематик дәрес үткәрделәр. 5 - 6 яшьлек 26 тәрбияләнүче беренче тапкыр ТР Кызыл китабы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.

Дәреснең тагын бер максаты булып, балаларга Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» тыюлыгы турында сөйләү иде. Тыюлык белгечләре балаларга ТР Кызыл китабы турында сөйләгәндә,  Кызыл китапка кертелгән һәм тыюлыкта яшәүче  хайваннар һәм үсемлекләр турында да сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табигатьне, хайваннарны ни өчен сакларга кирәклеген һәм мәсәлән, ата-аналар белән берлектә сыерчык оялары, җимлекләр ясап, балалар табигатькә ничек ярдәм итә алганнарынаңлаттылар.

Дәрес барышында балалар актив катнаштылар: сораулар бирделәр, нинди хайваннарны белүләре һәм күрүләре турында сөйләделәр.  Дәрес ахырында хайваннар турында табышмаклар бәйгесе үткәрелде. 


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 февраль көнне республикабызның президенты “Татарстан Республикасы территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында ауны гамәлгә ашыру параметрларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2019 елның 19 февраленнән  УП-130 номерлы указга кул куйды.

Указ һәвәскәрләр һәм спорт аулавы вакытына  зур булмаган үзгәрешләр кертә, шулай ук, Указ нигезендә, Татарстан Республикасында 2022 елга кадәрге чорда барлык аучылык биләмәләрендә дә байбакларны аулау тыела.

Байбакка ауны тыю турындагы карар, аның саны кимү белән бәйле рәвештә кабул ителде. Соңгы өч елда республикада әлеге төрнең популяциясе 18 меңнән 13 меңгә кадәр кимеде. Ауны тыю вакытында, сан тирбәлешенең сәбәпләрен билгеләү һәм әлеге төрнең иминлеген һәм сакланышын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрү планлаштырыла.

 

Фото: Татарстан Республикасында иң күп санлы байбак колониясе яшәгән «Дала» дәүләт табигать заказнигы.

 


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына Төмән өлкәсенең хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, контрольдә тоту һәм куллануны тәртипкә салу идарәсе делегациясе килеп китте.

Идарә белгечләре өч көн эчендә аучылык хуҗалыгы эшчәнлеген оештыру, дәүләт федераль күзәтчелеген алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар, хокукый эш буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез.​


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

 

«Зөя» дәүләт табигый тыюлык белгечләре «Аеруча саклана торган табигый территория» темасы буенча, Яшел Үзән районының Әйшә урта мәктәбендә һәм Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицеенда экологик дәресләр үткәрделәр.

2-3 сыйныф укучыларына ООПТ хәрефләренең нәрсә аңлатканын, ул территорияләрдә нәрсәнең “аеруча” сакланганын һәм алар ни өчен оештырылганын аңлаттылар.  Дәресләрнең нәтиҗәләре буенча танып-белү уеннары-викториналар үткәрелде. Балалар кроссвордларны, ребусларны кызыксынып чиштеләр , күбесе өчен башта авыр булган ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр буенча мәгълүмати карточкалар тутыруда үз көчләрен сынап карадылар.

Әйшә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары: "Кешенең хәзерге тормышы бик интенсив һәм, кызганычка каршы, табигатькә зыян китерә. Шуңа күрә тыюлы зоналар оештырырга кирәк. Чөнки пластик шешәләр, консерва банкалары һәм башка көнкүреш чүп-чарларга абынмыйча, табигатьнең чиста почмакларын күрү һәркемгә рәхәт», – дигән фикергә килделәр.

 


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, Әлки районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә узган, мәктәп укучыларының XXV Идел буе фәнни экологик конференциясендә катнаштылар.

Конференция берничә теманы берләштерде: «Биологик төрлелекне саклау», «Кеше организмына углекислый газның йогынтысы», «Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема», «Җәйге-көзге чорда күчмә кошларның үз-үзен тоту үзенчәлекләре», «Су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану».

Укучылар конференциягә үзләренең уникаль эшләрен әзерләп килделәр. Конференциядә катнашучыларның игътибарын ,Н. Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Мөхәммәткәримова Азалия “Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема” дигән чыгышы белән, җәлеп итте. Ул үз эшендә, батарейкаларның әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысы турында сөйләде: « Батарейкада “чүп тартмасына ташларга ярамый” дигән маркировка  булса да, респондентларның 95% ы батарейкаларны дөрес утильләштермәүнең әйләнә-тирәлеккә һәм халыкның сәламәтлегенә зыян китерүе турында хәбәрдар түгел”.

«Спас» тыюлыгы белгечләре су ресурсларын саклау һәм куллану, су биологик ресурсларын яңадан торгызу чаралары, табигатьтә суның роле турында лекция белән чыгыш ясадылар.

Чара ахырында конференциядә иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары тапшырылды.​


15
февраль, 2019 ел
җомга

Хәзер безнең республика сулыкларында балык кислород җитмәүдән җәфа чигә торган чор бара. Сулыклар һавадан һәм яктылыктан боз һәм кар белән изоляцияләнгән, нәтиҗәдә суга кислород керми, ә караңгыда булган суүсемнәр кислород эшләп чыгара алмый һәм суны үзләренең черемә калдыклары белән агулый башлый.

Татарстан Республикасында 8 000 артык күл һәм буа бар. Нәкъ менә буаларда һәм күлләрдә, агым булмаганга күрә, кыш көне һава җитмәүдән бөтен балык үләргә мөмкин.Балыклар һава җитмәүдән үлмәсен өчен, кислородны суга үтеп керү мөмкинлеген ясарга кирәк. Моның өчен кечкенә чокырлар яки майналар тишәләр.

Майналар-бензопычкы белән ясалган һәм  боз каплау процессын тоткарлау өчен, ботаклар яки салам салынган зур бәкеләр (якынча 1, 5х2 метр). Майналар, гадәттә, тәҗрибәле кешеләр,профессионаллар, балыкчылар тарафыннан ясала, шул ук вакытта, суны кислород белән баету өчен, кайвакыт компрессорлар кулланалар. Мәсәлән, иртәгә, 16 февральдә, балык тотучылар майналар ясарга Мишә елгасына чыгачаклар.

Һәркем үз йорты яки дачасы янындагы сулыкка ярдәм итә ала. Иң җиңел һәм имин ысул - примитив аэрация кулланып лункалар ясау. Моның өчен боздагы карны чистарталар, кечкенә чокырлар казыйлар һәм камыш бәйләме салалар (чөнки бу куыш сабаклы үсемлек).

Камыш бәйләме  кечкенә чокырга тыгызлап тутырылган  һәм озын булырга тиеш ( боз астына 50 см аска китәргә һәм боз өстендә дә 50 см озынлыкта калырга тиеш). Югары өлеше, һава  сабак буйлап керсен өчен,  киселгән булырга тиеш.

Хәзер Татарстанда «Балык-булсын!» исемле экологик белем бирү һәм табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың төрле сулыкларында мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән кечкенә чокырлар ясау буенча чаралар үткәрәләр. Чара кысаларында 547 катнашучы (аларның 157 е-балалар) ярдәмендә сулык мәйданының 108 кишәрлегендә 2130 кечкенә чокырлар борауланган инде.

 


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү максатыннан “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чара үткәрелде. Әлеге чарада “Дала” тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов үзенең чыгышын укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүгә, экологик тәрбия бирүгә багышлады. Үзе белән алып килгән видео мәгълүматлар белән танышкач, карагач укучыларның, хәтта өлкән кунакларның күңелен хисләндерде, тирә-якка булган мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлтте. Табигатькә, чишмәләргә сакчыл    караш тәрбияләү, туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү тыюлык хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора.

Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Чишмә суы минераль тозларга бай, аларның составында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган, игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый.

Төбәгебездәге чишмәләр бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.

Чараның ахырында катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорадылар.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

«Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең «Батыр» балалар бакчасы белән берлектә «Кошлар ярминкәсе» дигән чара үткәрделәр.

 Чараның максаты- кышлаучы кошларга җимлекләр элеп ярдәм итү һәм шул җимлекләрдә өзлексез ашатуны оештыру. Мондый акцияләр үткәрү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдырырга, аларга туган якның тере җанварлары турында ,аларның әһәмияте һәм яшәү рәвеше турында белем бирергә булыша. Ә тагын  җимлек - табигый мохиттә кошлар артыннан күзәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

 Чара барышында 30 җимлек урнаштырдылар, аннан соң балалар белән кышлаучы кошлар турында викторина үткәрделәр. Табигатьтә үткәрелгән вакыт балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен кечкенә бәйрәм шикелле узды.

 

 


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Алексеевск районында, рейд вакытында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, 1970 елда туган гражданинны тоткарладылар. Ул законсыз рәвештә, теркәлмәгән ау коралын кулланып, соры куянны тотты.

         Гражданин полиция хезмәткәрләренә тапшырылды. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International