ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

“Зөя буйлары” дәүләт тәбигый тыюлык хезмәткәрләре белән, Буа шәһәренең МББО “5 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”ндә һәм МББО “Лицей-интернатта”  экология дәресләре уздырылды. Чараларда якынча 80 укучы катнашты. Дәреснең максаты булып  укучыларның туган як флорасы һәм фаунасының биотөрлелеге, табигать саклау эшчәнлеге һәм безнең илдәге аерым саклана торган табигый территорияләр турында белемнәрне ныгыту булды. Дәрес нәтиҗәләре буенча викториналар уздырылды. Анда балалар үзләштергән материал буенча югары дәрәҗәдә белемнәрне күрсәттеләр. Аерым осталык күрсәткән балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 11 февралендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Спасс районы территориясе буенча рейд уздырылды


9
февраль, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1971 елның  2 февраль көнендә  су-сазлык биләмәләре турында Конвенция кабул ителде. Ул Рамсар конвенциясе ( нигез салучы шәһәр -  Рамсар, Иран) исеме астында билгеле. Шул көн хөрмәтенә  ел саен Халыкара  су-сазлык биләмәләре көне билгеләнә.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының, аучылык ресурсларына китерелгән зыянның күләмен  исәпләү өчен таксалар арттырылды.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Биотехник чаралар уздыру чикләрендә «Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгы инспекторлары яңадан кыргый кабаннарны өстәмә ашатырга чыктылар.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә


2
февраль, 2018 ел
җомга

“Мин һәм Кызыл китап” бәйгесе чикләрендә, Арча районының Түбән Мәтәскә  гомуми белем бирү мәктәбендә бер рәт чаралар узды.


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Спасс” комплекслы профилле региональ әһәмияттәге  дәүләт табигый тыюлык белгечләре  ТР Спасс муниципаль районының «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Осинцева белән берлектә, «Һәрбер кошчыкка үзенең җимлеге» девизы астында чара уздырдылар. Үсеп килүче буын белән сөйләшкәндә, тыюлыкның  алдынгы белгече Мурзак Любовь  балаларга  Татарстанның кошлары шул санда ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында, аларның табигатьтәге әһәмияте турында, кошлар кыш көне кая һәм ничек кышлаулары, аларның нәрсә ашаулары , салкын вакытта  нинди ризыкта мохтаҗ булулары турында сөйләде.

Чараның максаты – балаларның кошлар турында, аларның табигатьтәге роле турында, каурыйлы дусларга булышырга кирәклеге турында белемнәрен тирәнәйтү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга тату иттереп җавап бирделәр. Дәрес ахырында  гадәткә кергән иң әйбәт җимлек ясау бәйгесе узды.  Бәйгенең иң актив катнашучылары билгеләнде. Балаларның  кошларны көн саен күзәтү һәм аларга җим салу мөмкинлеге булсын өчен, җимлекләрне балалар бакчасы янында элеп куйдылар.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның  11 гыйнварында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, ТР Лаеш районының Көек авылы янында, хокуксыз ике баш поши тоту очрагы ачыкланды. Бу факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге белән, билгесез затларга карата  РФ ҖК 258 маддә 1 бүлек а,б пунктлары буенча җинаять эше ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International