ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләреннән хәзер МАХ мессенджерында ук файдаланырга мөмкин – башка аерым порталга күчәргә кирәкми. Мәктәп чатларыннан алып КФҮ сервисларына кадәр барлык кирәкле әйберләр бер кушымтада җыелган, бу дәүләт хезмәтләреннән файдалануны тиз, уңайлы һәм куркынычсыз итә.


1
февраль, 2026 ел
якшәмбе

1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга чикләүләр кертелә. Әлеге чара су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен булдыруга һәм аларны торгызу өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы яңадан бастыруга әзерләнде. Бу Россиядә бер үк вакытта ике дәүләт телендә чыгарылган Кызыл китапның беренче рәсми басмасы – төбәкнең биотөрлелеген саклау буенча системалы эш өчен фундаменталь фәнни база.

2025 елда тармак өчен мөһим вакыйга булды: республика Фәннәр академиясе «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ белән берлектә киң колачлы фәнни тикшеренүне тәмамлады. Аның нәтиҗәсе «Республиканың аучылык биләмәләрен урнаштыру, алардан файдалану һәм саклау схемасы» – территориаль аучылык төзелеше документын әзерләү өчен материаллар булды.


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Парклар маршы – 2025» Халыкара акциясенең Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасыннан 11 укучы призлы урыннар яулады. Конкурста 50 оешмадан килгән 772 эш катнашты.

Аксубай районы суды Аксубай районының Иләш авылында яшәүчене РФ ҖК 258 статьясының 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты («законсыз ау»). Суд гаепле кешегә 80 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде (автомат рәвештә гражданин 1 елга аудан мәхрүм ителә).


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында ведомство рәисе Федор Батков Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел‑-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.


19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре социаль партнерлар белән берлектә ел саен үткәрелә торган яшь табигать сакчыларының «Яшел патруль» III республика турнирын оештырды. Чара Россиянең Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган иде.


15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

15 гыйнварда Россиядә кышлаучы кошлар көнен билгеләп үтәләр. Бу көн безгә кырыс кышларда кошларга ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерә: ‑салкын, азык җитмәү һәм көннең кыска булуы аркасында аларның гомере куркыныч астында кала. Кошларны тукландыру – яхшы гамәл генә түгел, ә аларның популяциясен саклап калуның төп ысулы. Җимлек ясау һәм балаларга табигатьне кайгырту турында сөйләү өчен менә дигән сәбәп тә.

 

Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу башланып китте. Ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшчәнлектә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Барлыгы 1,5 меңгә якын маршрут салынган, аның нәтиҗәләре буенча 19 төр җәнлек һәм кош саны билгеләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International