Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.
Ачык аучылык биләмәләренә кыргый тояклы хайваннарга кагылышлы рөхсәтнамәләрне бүлү системасын камилләштерү максаты белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән, бу өлкәдә Татарстан Республикасы канунарын үзгәртү проекты әзерләнә.
Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәләрне бүлү системасын камилләштерү буенча үзегезнең тәкъдимнәрегезне юнәлтүне сорыйбыз.
Тәкъдимнәрдә рөхсәтнамәләрне бүлүнең гомуми тәртип рәвешен, республиканың аучылык хуҗалыгы өлкәсендә һәрбер аучының эштә катнашуын исәпләргә кирәкме, эштә катнашу артыннан тикшерү формалары нинди булырга тиеш һәм башкаларны күрсәтергә кирәк.
Сезнең тәкъдимнәрегезне Идарәнең рәсми сайтында көтәбез ojm@tatar.ru.
15.07.2016 елны төзәтмәләр канунлы көченә керде. Алар белән тәңгәл килеп, Уылдык чәчү урыннарында һәм аларга бару юлларында, аерым саклана торган табигый территорияләрдә яки экологик афәт яки гадәттән тыш экологик вакыйга булганда, әгәр дә үзе йөзә торган транспорт чарасын яки шартлый һәм агулый торган матдәләр, электроток һәм башка тыелган тоту кораллары һәм байлыкларны күпләп бетерү чаралары кулланылып,зур зыян китерелсә,биологик су байлыкларын хокуксыз тоту 300 меңнән 500 меңгә кадәр яки хөкем ителгәннең 2 елдан 3 елга кадәр вакыт эчендәге эш хакын яки башка кереме зурлыгында штраф салына, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук вакытка азатлыкны чикләү белән җәзалана. Элек штраф 100 меңнән 300 меңгә кадәр иде, азатлыкны чикләү каралмаган иде.
Зат, үзенең хезмәти хәлен кулланып эшләгән җинаять, яки алдан сөйләшенгән кешеләр төркеме белән яки оештырылган төркем белән җинаять эше өчен яки бик зур зыян китергән өчен, 500 меңнән 1 миллионга кадәр штраф салына яки хөкем ителгәннең 3 елдан 5 елга кадәр вакыт эчендәге эш хакын яки башка кереме зурлыгында штраф салына, яки 2 елдан 5 елга кадәр азатлыкны чикләү һәм аерым вазыйфаларда эшли алу хокукын чикләү яки 3 елга кадәр аерым һөнәр белән шөгельләнү хокукын чикләү яки аннан башка җаза бирелә. Элек иң зур штраф 500 мең тәшкил итә иде, азатлыкны чикләү – 2 елга кадәр.
Шулай ук бу җинаять эше чикләрендә зур зыян һәм бик зур зыян критерийлары билгеләнде. Беренчесе булып 100 меңнән арткан зыян таныла. Икенчесе – 250 мең.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең администрация-финанс бүлегенә 1 дәрәҗәле өлкән белгеч таләп ителә. Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елда ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны тапшыру вакыты, Татарстан Республикасы Президенты аучылык байлыкларын тоту лимитын раслаганнан соң билгеле булачак.
Ачык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучыларга Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2015 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук җирәбәдә катнашу өчен тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru» урнаштырылачак.
Безнең сайттагы мәгълүмат артыннан игътибар белән карап барыгыз.
ТР МК 2016 елның 17 июненнән 410 номерлы “Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты 2007 елның 25 маеннан 200 номерлы “Гражданнар, юридик затлар яки гражданлыгы булмаган затлар белән,Татарстан Респуликасының дәүләт хакимияте әгъзалары сагы астында булган, биологик су байлыклары төрен бетерү, хокуксыз табу яки тоту белән китерелгән зыян өчен түләттерү күләме таксаларын раслау турында”гы боерыгына үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы белән, Татарстан Респуликасының дәүләт хакимияте әгъзалары сагы астында булган, биологик су байлыклары төрен бетерү, хокуксыз табу яки тоту белән китерелгән зыян өчен түләттерү күләме таксалары ике тапкырга күтәрелде.
Шулай итеп, бер баш густера, синец, аккүз, көмеш табан балык , алтын табан балык, карабалык, чабак балык, кызылканат, кәлчәк, бәртәс, берш, шамбы тоткан өчен – түләттерү 200 сум тәшкил итәчәк. Ротан, гадәти шыртлака, эт балыгы, бөгәрчә, өсләч, елга гольяны, ташбаш, җилембалык, щиповка, энә балык, тюлька өчен-100 сум
Кичә аучылык тикшерүе өлкәсе профессионалларының берсе, биолог-ау белгече, Кайбыч районы буенча хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район бүлеге башлыгы, Алеев Самат Нурулла улы, үзенең 30 еллык һөнәри юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Ф.С.Батков, армый эшләгән өчен, күпьеллык һәм нәтиҗәле эш өчен, хайваннар дөньясын саклауны тәэмин итүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләрен белдерде, нык сәламәтлек, иминлек һәм эштә яңа уңышлар теләде.
Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
Татарстан Республикасы Президенты белән ауга чикләүләр кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ул чикләүләрнең кертүе Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясын саклауга һәм рациональ куллануга юнәлтелүе турында аңлатып китә.
Проектны әзерләгәндә Идарә, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә хайваннар дөньясын тотрыклы яшәешен ,үрчетүен һәм тотрыклы куллануын тәэмин итүгә юнәлтелгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә дәүләт идарәсенең төп принциплары белән кулланды.
Озак вакытлы перспективада хайваннар дөньясы объектларын куллану, хайваннар дөньясының биологик төрлелеге бетүенә китерергә тиеш түгел һәм шул ук вакытта хайваннар дөньясының биологик төрлелегенең үрчүе һәм тотрыклы яшәеше сакланырга тиеш.
Татарстан Республкиасында ел саен хайваннар санын хисаплаулар уздырыла һәм алар үз чиратында ауга чикләүләр кертү турында карар кабул итү өчен нигез булып торалар.
Соңгы елларда хисаплау ак куян, суер,боҗыр, кыр тавыгы, көртлек кебек хайваннарның саны стабиль булмавын күрсәтте. Шуңа күрә аларны куллануга 2017 елга кадәр чикләүләр кертелде.
Аерым аучылык хуҗалыкларында ак куянны тотуга чикләүләр кертү турында карар кабул итү, шулай ук хисаплау нәтиҗәләренә таяна.
Хәзерге вакытта кануннар белән, өстә күрсәтелгән аучылык байлыкларының куллануын нормалау юлы белән алып бару каралмаган, чөнки аларга карата рөхсәт ителгән табу нормалары билгеләнмәгән һәм шуңа күрә аларның үрчү сәләтен бердән-бер саклау чарасы булып куллануга чикләүләр кертү килә. Бу норма гел кулланды һәм үзен әйбәт күрсәтте. Узган елны чикләүләр кертү сәбәпле, 2016 елда ак куянның, соры куянның, суерның,боҗырның, кыр тавыгының, көртлекнең санын арттырып булды. Хәзер Идарә алдында бу төрләрнең санын сәнәгый аулауга кадәр арттыру максаты тора.
Хайваннар саны чайкалуның төп сәбәбе, хайваннарның яшәү тирәлеге кимү тора. Ул аучылык биләмәләренә антропоген йогынты үсеше белән бәйле, шуңа күрә хәзер, республиканың аучылык биләмәләрендә, актив рәвештә үрчетү һәм саклау чаралары алып барыла. Шулай итеп аучылык байлыкларының санын торгызу өчен барлык чаралар карала.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 09.07.2016 елдан № УП-588 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендә ауга чикләүләр кертелде. Документның тексты белән сез Идарәнең сайтында Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә, “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.
Бу боерык белән тәңгәл килеп Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела:
- көртлеккә –2016/2017 елларның җәйге-көзге-кышкы ау чорында, һәм 2017 елның язгы ау чорында;
- ак куянга, суерга, боҗырга, кыр тавыгына – 2017 елга кадәр.
Шулай ук 2016/2017 еллардагы ау чорында Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында соры куянга һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела. Искәрмәне «Апас», «Арча», «Олы Карагуҗа», «Буа», «Алабуга», «Яшел Үзән», «Кама-Исмагилов», «Кызыл Октябрь», «Менделеевск», «Мизиновск», «Сухаревское», «Әтнә», «Багряжское», «Баиковская Роща», «Барс», «Бутино-Шешмә», «Югары Ослан», «Идел-Кама», «Глухарь», «Дубрава», «Зәй», «Камское Раздолье», «Карамалинское», «Красновидово», «Кзыл-Юл», «Кайбыч», «Кама Тамагы », «Ласка», «МОО Кама Тамагы», «Никольское», «Охотник», «Охотничьи традиции», «Свиногорье», «Свияжское», «Радуга», «Рысь», «Теньковское», «Тюгеевское», «Урнякское», «Фазан», «Шереметьевское», «Шешминское», «Шора», «Шуманское», «Ямашское», «Янтыковское» һәм Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән,Чүпрәле, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Шешмә районнарының ачык аучылык биләмәләре тәшкил итә.
Чикләүләр аучылык байлыкларын саклау һәм аларны рациональ куллану максаты белән кертелделәр.
Аерым аучылык биләмәләрендә аерым төр хайваннарны тотуга чикләүләр кертүне аңлаугызны сорыйбыз.