ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 28 май көнендә Идарә бинасында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең “2012 елның 7 маеннан РФ Президенты боерыкларын тормышка ашыру” сораулары буенча киңәшмә узды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 27 май көнендә Россиянең Табигать министрлыгы Россия күләмендәге , Россия Федерациясе субъектларының, аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә вәкаләтле, дәүләт хакимияте әгъзалары башлыклары белән киңәшмә үткәрүе турында хәбәр итә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлегенә тиз арада өлкән белгеч кирәк. Тулы мәгълүматны 211-73-81( кадрлар бүлеге) телефоныннан белергә була.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 ел өчен Татарстан Республикасының дәүләт аучылык хуҗалыклары реестры буенча мәгълүматларның эшкәртелүе турында хәбәр итә. Сез , югарыда күрсәтелгән мәгълүматның әсбаплары белән, безнең сайтның “ Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә таныша аласыз.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Түбән Кама районының башлыгы Иванов Э.П. белән, Кама елгасының ярларын көнкүреш һәм сәнәгать чүпләреннән чистарту буенча чыгыш уздырылды. Бу чарада 12 аучы актив катнашты. 800 метр яр буе чистартылды, 1 трактор арбасы чүп җыелды.

23
май, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә, максималь 29-31 градус температуралы, аномаль эссе һава торышы урнашты. Мондый һава торышы республикада 27 майга кадәр торачак. 2014 елның 23 маеннан №959-р Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының боерыгы белән республиканың урманнарында янгынга каршы аерым режим кертелде. Шуның белән бәйле рәвештә гражданнарга һәм машиналарга урманга керү чикләнә.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле аучылар !!!! Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 20 май көнендә Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында биологик су ресурсларын хокуксыз табу очракларын ачу өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус эшләр авиа төркеме белән бергә КА-226 вертолетында Татарстан республикасы территориясен очып чыктылар.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында ФКО Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш Идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә итү Үзәге инженерыА.Х. Вазагиев белән хезмәткәрләр өчен өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.Бирелгән вакыт эчендә бөтен хезмәткәрләр (20 кешегә якын) бинадан эвакуацияләнделәр.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе төркеме йөгерү буенча ярышларда – Казанда «Манеж» җиңел атлетика копплексында узган 400 метрлы эстафетада уңышлы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International