ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып, ААҖ «Түбән Кама Нефтехим»га карата тикшерү уздырылды.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген сәгать 10.00 Россия балыкчылыгы Дәүләт фәнни-тикшеренү институтының күл һәм елга балык хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең белгечләре һәм җитәкчеләре өчен бердәм киңәшмә узды. Киңәшмәдә чик һәм Татарстан Республикасының балык тоту участоклары исемлеге проекты, ә шулай ук республиканың балык табу тармагында төп мәсьәләләркаралды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең киек кошлар питомнигында иң җаваплы чор башлана – монда тора торган ау кыргавылы токымының тууы һәм аларны үстерүе.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 13 май көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “ Хокуксыз балык тоту белән көрәш һәм Уылдык чәчү – 2014 операциясенең барышы” темасына тармакара киңәшмә узды. Киңәшмәдә операциянең арадагы нәтиҗәләре һәр яктан тикшерелде һәм тикшерүче әгъзалар арасында мөнәсәбәтне яхшырту буенча максатлар куелды.
2014.14.05. Спасс районында Идел елгасында уылдык чәчү урыннарын ясау һәм ярларын чистарту буенча чаралар үткәрелде. Чараларны Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район ( районара) бүлек башлыгы Коптелов А.А., ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” хезмәткәре Корчагин А.Н. һәм Спасс районы ихтиологлары уздырдылар. Шулай ук бу чарада коррекция мәктәбенең укучылары да катнашты. Яр территориясен җыештырган вакытта, алар ятьмәләрдә буталган керпене азат итәргә булыштылар. Азат ителгән керпе, җибәргәннән соң урманга кереп качты

13
май, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның  12 май көнендә, Халыкара экологик белем берү Көненә багышланган, республикабызның “ Бердәм экологик дәрес” акциясе чикләрендә, яшь буында табигатька сак караш тәрбияләү максаты белән, барлык мәктәпләрдә бердәм экология дәресе узды.

Шулай, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район (районара) бүлек башлыклары Иванов Э.П., Филин М.А., Макаров В.И., Хрычев В.С. белән Түбән Каманың 26 нчы урта белем бирү мәктәбендә 1 а һәм 1 б сыйныфларында, Буа шәһәренең 5нче урта белем бирү мәктәбендә 7сыйныфларда, Балык Бистәсенең 1нче гимназиясендә 2 сыйныфларда, Яшел Үзәннең 7 нче урта белем бирү мәктәбендә 4 сыйныфларда лекцияләр укылды.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып,  «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Кама киңлеге»нә карата тикшерү уздырылды.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69-еллыгын үткәрү чикләрендә ветераннарга һәм Яңа Шешмә районының халкына багышланган тантаналы митинг барышында, сәләмләү һәм котлау сүзләре белән Яңа Шешмә район башлыгы  Козлов Вячеслав Михайлович, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, Ветераннар киңәше рәисе Скоков Александр Алексеевич чыгыш ясадылар.

Бәйрәм  сәхнәләштерелгән прологтан башланды. Аның барышында Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары күрсәтелде.

Мәдәният йорты коллективы һәм иҗтимагый сораулар буенча башкарма комитетның башлыгы урынбасары Семеняк Валентины Николаевна  җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбе белән әзерләнгән митинг программасы ватанпәрвәрлек, геройлык һәм  совет халкының җиңелмәслек булуы хисләрен белдерде. Митингны әзерләргәндә Яңа Шешмәнең гимназия, урта мәктәп укучылары һәм укытучылары да катнаштылар.

Май бәйрәмнәре вакытында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2014.11.04. № 651-р  боерыгы  белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район ( районара) бүлек башлыклары штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар  һәм аучылар белән берлектә республикабызның “Татарстанның чиста урманнары” исемендәге табигатьне саклау чыгышы чикләрендә, Менделеевск районының Рус.Сарсаз авылы янында, Бөгелмә, Мөслим, Лениногорск районнары  территорияләрендә урманнарны чистарттылар.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар!  Идарә исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

 9 май –ул бөтенебез өчен дә зур бәйрәм. Без Җиңү өчен, материаль үлчәнешкә ия булмаган, күтәргесез зур бәя түләдек. Үзләренең ирләрен һәм улларын югалткан аналарның һәм хатыннарның кайгысын , бетерү сәясәте куркынычын, басып алуларны, чолганышта  калып ач торуны, бөек мәдәни кыйммәтле әйберләрне югалтуны бернәрсә белән дә үлчәп булмый.

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар!  Идарә исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

 9 май –ул бөтенебез өчен дә зур бәйрәм. Без Җиңү өчен, материаль үлчәнешкә ия булмаган, күтәргесез зур бәя түләдек. Үзләренең ирләрен һәм улларын югалткан аналарның һәм хатыннарның кайгысын , бетерү сәясәте куркынычын, басып алуларны, чолганышта  калып ач торуны, бөек мәдәни кыйммәтле әйберләрне югалтуны бернәрсә белән дә үлчәп булмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International