ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: Арча, Буа, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә “2014 елда ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү” соравы буенча киңәшмәләр түбәндәге адреслар буенча үткәреләчәк

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Аучыларның игътибарына! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә, 2013 елның 19 һәм 20 декабрендә Арча, Буа, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә Идарә “2014 елның 1 январеннән ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү “2014 елда ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү” соравы буенча киңәшмәләр үткәрә. Киңәшмәләрне үткәрү графигы Идарәнең рәсми сайтында “Аулау рөхсәт ителгән хайваннарның кышкы маршрутларын исәпкә алу” бүлегендә урнаштырылган. Киңәшмәгә сорауларыгызны алдан әзерләп килүегезне сорыйбыз.

14
декабрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 14 декаберендә Яңачишмә җирле бүлегендә Татарстанның региональ бүлегенең Бөтенроссия политик партиясе “Единая Россия”нең XXII конференциясе булып узды. Анда 22 башлангыч бүлектән 43 вәкил катнашты. Шулай ук конференция утырышында Татарстан Республикасы хөкүмәт киңәшмәсенең депутаты Андрей Симаков, Татарстан региональ бүлеге “Единая Россия” политик партиясенең Татарстан Республикасы хөкүмәт советының региональ политсовет әгъзасы Ольга Калашникова һәм XIV съезд партиясенең делегаты, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау һәм куллану идарәсенең урынбасары Ф. С. Батков, Архангельск партиясе башлангыч бүлегенең сәркатибе Нина Сердюк катнаштылар.

13
декабрь, 2013 ел
җомга
Аучыларның игътибарына! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгъләмат бирә, РФ табигый байлыклар һәм экология Министрлыгының 11.01.2012 № 1 “ РФ субъектларының башкарма хакимият әгъзалары белән, кышкы маршрут учеты методын кулланып, аучылык байлыкларынына дәүләт мониторингын үткәрүгә методик күрсәтмәне раслау турында” боерыгы нигезендә 2014 елның 1 январеннән ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү башлана.

12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 26.03.2013 ел № 520-р боерыгы белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән 26 “Ямаха” снегоходлары алынды.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
Хөрмәтле аучылар! Хәзер безнең сайтта “ Аучылар өчен анкета” дигән бүлек барлыкка килде. Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган проблемаларыгыз турында сезнең фикерегез ( аноним рәвештә дә ярый) аларны чишәргә булышыр. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru. электрон адресыбызга җибәрегез.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
РФ Президентының боерыгы белән тәңгәл килеп, 2013 елның 12 декабреннән башлап ел саен РФ Конституция көнендә, гражданнарны бердәм кабул итү көне сәгать 12.00 башлап 20.00 кадәр Рәсәй Федерациясе Президентының Мәскәүдәге Кабул итү бәлмәсендә, Рәсәй Федерациясе Президентының федераль төбәкләрдәге һәм административ үзәкләрдәге кабул итү бәлмәләрендә( соңыннан – Рәсәй Федерациясе Президентының кабул итү бәлмәләре), башкарма хакимиятнең федераль әгъзаларында һәм аларның территориаль әгъзаларында, федераль дәүләт әгъзаларында һәм аларның территориаль әгъзаларында,РФ субъектларының дәүләтнең башкарма хакимият әгъзаларында һәм җирле үзидарә әгъзаларында

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасында иҗтимагый юнәлешле оешмаларның (ИЮО) II Республика күләмендәге форумы үтте. Аның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов та катнашты. Гомуми утырышта чыгыш ясаганда Рөстәм Минниханов республиканың иҗтимагый юнәлешле оешмалары , республика алдында торган мәсЬәләләрне чишүдә дәүләт өчен җитди ширкәттәш булып торуларын, ветераннар һәм яшьләр, дини, милли һәм иҗади оешмаларның йогынтысы артуын билгеләп китте.
Аучыларның игътибарына! Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары В.А. Лебедев белән РФ территориясендә кыргый дуңгызларның мониторинг буенча махсус һәм оештыру чаралары планын, хайваннар санын тәртипкә салу һәм миграцион активлыкны түбәнәйтүне раслау нәтиҗәсендә, ( аерым саклана торган региональ һәм федераль территорияләр дә керә ) Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән Идарәнең 30.04.2013 № 169-тэ боерыгына “Отчет рәвешләрен раслау турында”, ДАЧ буенча үткәрелгән чаралар турында мәгъләмат бирү бүлегендә, үзгәртүләр кертелде. – 32 форма. Шулай ук, аучылар игътибарына, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 28.11.2013 № 224-тэ “ Үткәрелгән чараларның планын үтәү буенча мәгълүмат бирү турында” боерыгы белән, бөтен аучыларга һәм хуҗалыкларында кабаннарны тотучы затларга, ветеринар күзәтү әгъзалары рөхсәтеннән башка, кыргый кабаннарны ТР территориясе эчендә яисә чиге аркылы күчерү тыела. ДАЧ таралу куркынычы турында аучылар арасында аңлату эше алып бару һәм кыргый дуңгызларның үлү очраклары турында хәбәр итәргә кирәклеге турында исегезгә төшереп китәбез.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә Халыкара күргәзмә үзәгендә тирә-якны саклау буенча IV Бөтен Рәсәй корылтае эшли башлады. РФ экология һәм табигый байлыклар Министрлагы оештырган, Корылтайның максаты булып, үткен экологик мəсьəлəләр буенча фикер алышу, аларның чишелешен табу, ә шулай ук Рәсәйнең табигать саклау буенча кануннар төзелешен камиллəштерү тора. Бу профессиональ экологик оешмалар өчен, иң зур мөбəхəсə мәйдан. Анда Рәсәйнең 83 төбәгеннән 2 меңнән артык кеше катнаша. Татарстан Республикасыннан 52 делегат катнаша. Искә төшереп китәсебез килә, алар Казанда 3 октябрьдә, тирә-якны саклау буенча IV Бөтен Рәсәй корылтаенда катнашу өчен, территориаль конференция барышында сайландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International