Хөрмәтле аучылар!
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый:бүген сәгать 14.00. Идарә бинасында 2013-2014 елларның ау чорында аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына җирәбә салу үткәрелде. Җирәбә салу татарстан Республикасының аучылары, масса мәглүмат чаралары катнашуында узды.
Аучылар игътибарына!!!
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2013 елның 16августында, аучылардан 2013-2014 еларда расланган тоту квоталары белән тәңгәл килеп, аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләр бүлү җирәбәсендә катнашу хокукына гаризалар кабул итүне тәмамлады.
Аучылардан 1237 гариза кабул ителде.