Биоресурслар буенча дәүләт комитетына республика халкы еш мөрәҗәгать итә, алар катып баручы сулыкларда йөзүче аккошларның язмышы турында борчыла. Кешеләр кошлар очып китә алмыйча ач тора дип курка, шуңа күрә аларны коткарырга ашыга. Алар еш кына аккошларның канатлары сынган дип билгеләп үтә. Тик чынлыкта, ысылдавык-аккошларның канатлары арка өстенә купшы йорт шикелле меңгезелгән була. Тулысынча каурыйларын коеп бетермәгән яшь кошларның канатлары каерылган булып күренә, алар авыру түгел.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре аккошларның шәһәрдә ни өчен калуын һәм аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлаттылар.
-Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ысылдавык –аккошларның кышлауга очышы сентябрь аенда башлана һәм яшь кошларның очышка әзер булмаганлыктан, шулай ук соң боз кату аркасында яки кошларның катмаган сулыкта ризык булуы канәгатьләндергәнлектән озакка сузыла.
Кирәк булган очракта 8 (843) 211 68 62 телефоны буенча Биоресурслар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.