«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Кызыл корсаклы су «үгезе»

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Татарстан территориясендә, шулай ук бөтен Россия территориясендә яшәүче, иң гаҗәеп һәм серле амфибия булып, кызыл корсаклы су «үгезе» тора. Кызыл корсаклы су «үгезе»нең җырлавы башка бакаларның тавышларына охшамаган. Әмма, бу кызыл Китапка кертелгән җир-су хайванының аермасы- тамак белән җырлау гына түгел. Кызыл корсаклы су «үгезе»-уникаль хайван.

Җир-су вәкилләре буларак, су «үгез»ләре җирдә һәм суда яши ала. Бу бакалар көндез һәм караңгы төшә башлау белән аеруча актив. Коры җылы һава торышында көн буе, хәтта төн буе да йокламаска мөмкин. Су  «үгезе» акрын агымлы яки агымсыз зур булмаган сулыкларда яши. Су кояш нурлары белән яхшы җылынырга тиеш. Шулай ук бу бакага сазлыклы җирләр, канаулар һәм вак елгалар ошый. Агымлы сулыкларда  бу бакалар сирәгрәк очрый. Соңгы 10 ел эчендә Татарстан Республикасында Буа һәм Әгерҗе районнарында, шулай ук Казан шәһәре территориясендә Идел буе, Совет һәм Яңа Савин районнарында билгеләп үтелде.

Бу бакалар вакытны су өстенә ятып үткәрергә ярата, вакыты-вакыты белән аның өслеге буенча йөзә. Үзенә азык эзләп, 700 метрга кадәрге ераклыктагы башка сулыкка күчәргә мөмкин. Табигатьтә  су  «үгезе»нең  гомер озынлыгы якынча 12 ел. Ирексездә-15-20 ел.

Кыргый табигатьтә су  «үгез»ләре вак умырткасызларны: суалчаннарны, коңгызларны, энә каракларын ашый. Бакаларның менюсы күбесенчә яшәү ареалына бәйле. Кызыл корсаклы җир-су хайваны үзеннән кечерәк бакаларны ашарга мөмкин. Бака тәңкәсен һәм елга үсемлекләренең башка төрләрен дә ярата.

Кызыл корсаклы су «үгез»ләре  кимүенең төп сәбәбе-кеше эшчәнлеге. Кешеләр сулыкларны җимерә, һәм шул гына да бакаларның популяциясен 7-13 тапкырга киметә.

Шулай ук Кызыл китапка кертелгән бу җир-су хайванының санына сулыклардагы суның кибүе һәм пычрануы, террариумистлар тарафыннан  бакаларны тоту, сулыкларга балыкларны җибәрү тәэсир итә. Бу төр бетеп килә торган бакаларга керми, әмма бакаларның саны кими. Амфибияләр үзенең күп  бала чыгару аркасында гына исән кала.

Кызыклы фактлар:

1.      Баканың тиресендә махсус бизләр бар: алар фринолицин — агулы матдә эшләп чыгара. Бу лайла баканың дошманнарын куркыта. Кешеләр өчен фринолицин зарарсыз, әмма тирегә эләксә, тәнне кыздырырга һәм авырттырырга мөмкин.

2.      Һәр баканың  корсагындагы рәсеме уникаль. Бер үк төрле урнашкан таплары һәм бизәкләре булган ике хайванны табу мөмкин түгел.

3.      Кызыл корсаклы су «үгезе» юкка гына андый купшы түгел, ул үзенең хәрби төсе белән барысын да кисәтә -миңа кагылмагыз һәм бер очракта да ашамагыз, чөнки мин агулы. Агулы гына түгел, дөньяда иң агулы амфибияләрнең берсе.

4. Апрель кызыл корсаклы су «үгезе»нең иң яраткан айе, алар кышкы йокыдан уянып, боздан бушаган сулыкларга керә башлый. Һәм ул вакытта тирә-якта аларның характерлы тавышлары ишетелә.

5. Баканың күз алмалары үзенчәлекле : аларның формасы түгәрәк тә һәм озынча да түгел, ә өчпочмак формасында.

Кызыл корсаклы су «үгезе» -оригиналь күзле һәм яңгыравыклы тавышлы миниатюр бака. Бу матур җир –су хайванының саны елдан-ел кими бара.

Аларны тулысынча юкка чыгармас өчен, кешегә үзенең табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртергә һәм бакаларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International