Зур чомга (лат. Podiceps cristatus) — чомгалар гаиләлегенең су йөзүче төр кошы. Кабан күлендә акчарлактан һәм үрдәктән соң өченче кош.
Зур чомга (P. cristatus) – Татарстанда оялый торган төр, әмма шәһәр сулыкларында сирәк очрый. Соңгы ун ел эчендә Татарстан Республикасы территориясендә Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама районнарында теркәлгән. Элегрәк Апас, Буа, Кайбыч районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә һәм Кама Тамагы участогында очрый иде. Республикада аз санлы, ләкин алар төбәкнең бөтен территориясе буенча бүленгән. Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында аеруча күп җыелмалары күзәтелә. анда су асты үсемлекләре полосасының киңлеге җитәрлек һәм ачык су участоклары да җитәрлек булса, төрле типтагы сулыкларда (күлләрдә, балык тоту буаларында, сусаклагычларда) оялый.
Чомга күләме буенча үрдәкләрдән кечерәк, аны тану җиңел - ул башындагы үзенчәлекле бизәк белән аерылып тора, аның баш өстендә каурыйдан ике «колагы» бар. Тәннең озынлыгы 46-61 см, ә канатлар киңлеге белән 85-90 см җитә. Ул нечкә муенга һәм озынча кызыл төстәге туры формадагы томшыкка ия. Аның авырлыгы 700 граммнан 1,5 килограммга кадәр булырга мөмкин. Тәне суга яхшы җайлашкан: озынча, тыгыз каурыйлар белән капланган. Муены озын һәм нечкә, йөзеп баручы кошныкы вертикаль тора диярлек. Аяклары артка таба карый.
Кызыклы фактлар:
1. Кызыл муенлы чомганы каурыйларындагы алтын буйлар, кара яңаклар, кызыл муен һәм яннары, ә шулай ук кызыл төстәге күзләре буенча җиңел танып була. Кыш көне каурыйлары өстән кара, астан ак була.
2. Башка кошлардан аермалы буларак, сөякләре буш түгел, эчендә һава юк диярлек.
3. Чомга бөтен вакытын диярлек суда үткәрә. Суда батыбрак утыра, озынча тән өстендә озын туры муен калкып тора. Бик яхшы йөзә һәм чума. Су астында уннарча метрга кадәр чума ала. Куркыныч булганда, бик тиз, тавыш чыгармыйча чума. Җирдә аксап йөри .
4. Балык маймычларын ашап китергән зыян, балык хуҗалыкларының маймыч үстерү буаларында гына сизелерлек булырга мөмкин.
5. Кош 7 метрга кадәр тирәнлеккә чумарга һәм 50 метрга кадәр су астында йөзәргә мөмкин. Ә менә очуны чомгалар яратып бетерми, ләкин яхшы һәм тиз оча, дип яза рәсми инстаграм-Кабан күле аккаунты.
6. Үрчү урыннарында чомга умырткасызлар, су бөҗәкләре, әйтик, су коңгызлары, энә караклары, кысла һәм моллюсклар белән туклана. Кысласыманнар чомганың рационыннан 20% ын тәшкил итә.