Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык байлыкларының саны динамикасын анализладылар. Быел ведомство хезмәткәрләре тарафыннан гомуми озынлыгы 17 мең километрдан артык 1700дән артык маршрут узылды, бу экваторның яртысыннан азракны тәшкил итә.
Шулай итеп исәпкә алу нәтиҗәләре буенча республикада 7002 төлке исәпләнә.
Төлке ыруының вәкилләре, салкын Антарктидадан тыш, планетаның барлык континентларында яши. Республикада гади төлке бөтен җирдә таралган. Чокыр, урманнар һәм басулар булган җирлекне өстен күрә. Төлке бик сак. Эзәрлекләгәндә эзләрне оста бутый һәм тизлекне сәгатенә 50 чакрымга кадәр арттыра ала.
Бер яктан, әлеге төр вәкилләре санитарлар (бизгәк таратучыларны юк итә), икенче яктан, котыру авыруын таратучылар буларак, үзләре куркыныч тудыра.
Төлкеләр саны артуны һәм котыру авыруы таралуны булдырмас өчен, шулай ук аларның тиз үрчүен исәпкә алып (бер тапканда 4тән 13кә кадәр бала исәпләнә), Дәүләт комитеты һәм аучылык өлкәсеннән файдаланучылар тарафыннан ел әйләнәсе аларның санын җайга салу үткәрелә. Ел саен Республикада 7 меңнән артык баш терлек тотыла, бу исә 1 мең гектарга 1 хайван исәбеннән сан күрсәткечләрен нормада тотарга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, язгы һәм көзге чорда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ветеринария хезмәтләре һәм аучылык хуҗалыклары вәкилләре белән берлектә профилактик чаралар үткәрәләр. 9 октябрьгә кадәр республиканың барлык аучылык җир-суларында кыргый җәнлекләр котыру авыруына каршы 900 мең доза вакцина салыначак. Аны куллану зарарсыз дип санала, шул исәптән бала имезү чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен дә. Соңгы 5 елда әлеге чаралар республикада терлекләр арасында котыру авыруларының санын 10 тапкыр киметергә мөмкинлек бирде.