ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республика халкы кө саен табигатьне кайгырту эшләрен башкара. Яңа ел алдыннан хәтеребездә калачак игелекле гамәлләрне барлыйбыз: яшь поши бозавы белән кыр кәҗәсен, Кызыл китапка кертелгән ябалакларны һәм дербникны коткардык.
1. Нурлат районыннан ятим поши бозавы. Мөгезбай ярдәмгә мохтаҗ хәлдә табылды. 3 атна дәвамында бәләкәч кыргый хайваннар утарында ветеринария табиблары күзәтүе астында яшәде. Алар көн саен табылдыкны ашаттылар. Бераз ныгыгач, ул бик аралашучан һәм кызыксынучан булып чыкты һәм тиздән район урманнарының берсендә яшәү урынын тапты.
2. Бөгелмә районының бер буасында табылган кыр кәҗәсе. Ул боз өстендә таеп егылып тора алмаган. Кыргый хайванны куркытмас өчен, коткаручылар бик сак эш итәләр, әз генә җиһаз кулланалар. Алар, юка боз өслегенә сак кына басып, кыр кәҗәсе янына килеп җитәләр. Бераз ял итеп, аңына килгәч, ул якындагы урманга йөгерә.
3. Чистай районыннан «Тутти һәм Фрутти» ябалаклары. Аларны ояларыннан егылып төшкәч коткардылар, ә ике атнадан ук диярлек, иркен вольерда күзәтү астында әкренләп мөстәкыйль рәвештә үзләренә азык табарга, ауларга өйрәнделәр һәм урманга очып киттеләр.
4. Яшел Үзән районыннан «Кузя» исемле дербник. Аны июль башында оясыннан егылып төшкән хәлдә, хәлсезләнгән хәлдә табалар. Тора-бара ул мөстәкыйль тормышка өйрәнә һәм урманга очып китә.