Кабул итү кампаниясенең иң кызган чагы:Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасы абитуриентларны чакыра

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасында быел бакалавриат һәм магистратура программалары буенча су биоресурслары һәм аквакультура юнәлешләренә студентлар җыю ачылган.

Бакалавриат программасы буенча 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Укырга кергәндә биология, рус теле, математика яисә химия буенча БДИ баллары исәпкә алыначак, ә урта һөнәри белем алуны тәмамлаучылар өчен – эчке сынаулар буенча.

Ә магистратура программасы буенча 15 бюджет урыны каралган. Керү өчен теләсә кайсы юнәлеш буенча бакалавр дипломы яки 2010 елга кадәр алган белгеч дипломы кирәк. Гаризаны 18 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Бүгенгә инде 25 тән артык гариза бирелгән. Югары уку йортын тәмамлагач, студентлар балыкчылык предприятиеләрендә һәм табигатьне саклау структураларында эшли алачак.

Укырга керү буенча тулырак мәгълүматны кафедра телефонына 8(843)519-43-53 һәм кабул итү комиссиясенең call-үзәге телефоннарына 8(843)519-42-42, 8(843)519-42-23 шалтыратып белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International