«Чиста болыннар» тыюлыгында беренче су экомаршруты барлыкка килде

2022 елның 2 августы, сишәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә беренче су экомаршруты барлыкка килде. Ул Прость елгасы буйлап сузыла. Яңа юлны беренче булып «Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр сынап карады.

Йөзү башланыр алдыннан, балаларны ике командага бүлеп, коткару жилетлары кидерделәр. Команда составында икешәр олы кеше, шул исәптән ГТХМ хезмәткәре дә бар иде.

«Экология маршрутларын үстерү безнең район табигатенең кабатланмас үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Экологик культураны, табигатькә сак карашны яшьтән тәрбияләргә кирәк. Табигатьтә мондый актив ялның үзенчәлеге шунда: йөзү вакытында балалар гаҗәеп флора һәм фауна дөньясы белән дә танышалар», – дип сөйли «Чиста болыннар» тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.

Тыюлык территориясендә аккойрык бөркетләр, кыр карчыгасы һәм ак төнбоекларны аеруча еш очратырга була. Маршрутның озынлыгы, ял итү тукталышын да кертеп, 5 тән алып 10 километрга кадәр тәшкил итә.

«Тотрыклы йөзәбез, темпны сакларга тырышабыз, команда белән бергәләп эшлибез. Бердәм булгач, ишү алай авыр түгел. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Тирә-юньнең табигате матур, һава саф», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты йөзүдә катнашучыларның берсе Артур Гуськов.

Чараны оештыручылар экологик туризмның мондый төре чистайлылар һәм шәһәр кунаклары арасында популяр һәм перспективалы булыр дип өметләнәләр. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International