ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре азык әзерләү кампаниясенә әзерләнәләр. Хәзер алар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне дә игътибар үзәгенә куеп, азык әзерләү машиналары комплексының әзерлеген тикшерәләр.
«Азык әзерләү аучылык хуҗалыгында кыргый җәнлекләрне тоту һәм аларның санын арттыру өчен мөһим чараларның берсе булып тора. Мараллар, йорт куяны, ак куян, үр куяннары өчен яфрак азык әзерләдек инде», – ди Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге директоры Валерий Ушатов.
Алдагы план – фермадагы җәнлекләр өчен 30 гектар люцерна чабу. Бу инде быел икенче тапкыр чабу. Печәнгә августның икенче яртысында төшәчәкләр.