Аучыларның гадәти көннәре: 2022 елда тояклы хайваннарны аулау үзенчәлекләре

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: республика территориясендә африка дуңгызлар чумасы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указлары белән Албай һәм Куйбышев аучылык хуҗалыкларында эпизоотик учаклар билгеләнгән, куркыныч яный торган зона – Куйбышев, Албай һәм Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы аучылык хуҗалыкларының бер өлеше, шулай ук республиканың Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан кала 32 муниципаль районы кергән күзәтү зоналары билгеләнгән.

Эпизоотик учакта түбәндәгеләр тыела:

иткә, чучелолар ясау өчен, башка максатларга кыргый кабан әзерләү;

дуңгызлар өчен азык һәм аслык материалы әзерләү;

аучылык ресурсларының санын тәртипкә салу максатыннан чыгып аулаудан тыш ау.

Куркыныч янаган зонада аучылык ресурсларының санын тәртипкә салу максатыннан чыгып аулаудан тыш, ауның барлык төрләре дә тыела.

Күзәтү зонасында, санны тәртипкә салу максатыннан чыгып аулаудан тыш, кыргый кабан аулау тыела.

Аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алганда, аучылык өчен рөхсәт ителгән территория чикләрен ачыкларга кирәк.

Авыру фактларын оператив ачыклау максатыннан, бөтен ауланган һәм үлгән кабан дуңгызларыннан африка дуңгыз чумасына 100 % пробалар бирү башкарыла.

Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, хәзерге вакытта зоналарда саннарын тәртипкә салу һәм аучылык биләмәләрен һәм башка территорияләрне тикшерү юлы белән кыргый кабаннарны булдырмау тәэмин ителә.

Республикага инфекция кертүгә юл куймас өчен, түбәндәге тәкъдимнәрне үтәргә кирәк:

  1. Аучылар ауланган кабаннарга ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүне тәэмин итәргә тиеш.
  2. Ауланган хайваннарның түшкәләрен аларны дезинфекцияләү мөмкинлеге бирә торган үзәкләштеререлгән ау хуҗалыклары территориясендә урнаштырылган урыннарда бүләргә.
  3. Ауланган кабаннарның түшкәсен үзәкләштерелгән бүлү урыннарына илткәндә, җиргә яки транспорт чараларының төрле өслекләренә хайваннарның каны яки табигый бүлендекләре эләгүенә юл куймас өчен, җайланмалар (тиешле зурлыктагы пластик яки металл савытлар) кулланырга.
  4. Ау һәм кабаннарның түшкәләрен бүлү эшләре тәмамлангач, кулларны, аяк киемнәрен, шулай ук пычакларны, балталарны, крюкларны, бауларны һәм башка җайланмаларны дезинфекцияләргә кирәк.
  5. Транспорт чараларын һәм кием-салымны кан, ит согы һ. б. белән контаминацияләүгә юл куймас өчен, аучылык хуҗалыкларыннан ау продукциясен алып чыгуны бары тик үткәрми торган тарада (тиешле тыгызлыктагы материаллардан полиэтилен һәм башка капчыкларда) гына башкарырга кирәк.
  6. Ау барышында тәртибе аларның табигый үз-үзләрен тотышы рефлексларына туры килми торган кыргый кабан яки хайван үләксәләре ачыкланган очракта, шулай ук, мондый билгеләре булган хайваннарны аткан очракта да кичекмәстән Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең теләсә кайсы органына, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнарына яисә башкарма хакимиятнең федераль органнарына (ГТХМ, ЭЭМ) хәбәр итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International