Соңгы вакытта эшкә ашыгучы шәһәр халкы юл аркылы чыгып баручы үрдәк гаиләләрен күрә ала. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләде.
Үрдәк гаиләсе оча алмый, чөнки үрдәк үз бәбкәләрен озата бара һәм шуңа күрә алар юлларны җәяү үтәргә мәҗбүр.
Әгәр дә Сез юлда бәбкәләре белән үрдәкне күрсәгез, хәрәкәтне туктатырга һәм, аларга сак кына юнәлеш биреп, юлның икенче ягына чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Шәһәрдә автомобильләр түбән тизлектә хәрәкәт итә һәм тукталып, алар да үрдәкләрне уздырып җибәрсен өчен, башка шоферларга сигнал бирү мөмкинлеге бар.
Кошларны куркытырга һәм ихтыярларына каршы нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итәргә кирәкми. Аларга юл аша чыгарга мөмкинлек бирергә генә кирәк. Бигрәк тә үрдәкләргә кагылмаска кирәк – алар бик зәгыйфь, һәм бу аларга зыян китерергә мөмкин.
Иң мөһиме, юлда мөмкин кадәр сак булу кирәк. Туктаганда, башка машина йөртүчеләр дә игътибарлырак булырга кирәклеген аңласын өчен, авария сигналларын кабызырга кирәк. Машинадан чыкканда, куркынычсызлыкка инанырга кирәк, башка машиналарны туктатып, тәгәрмәч астына ташланмаска. Тукталырга кирәклеген күрсәтү җитә.