«Урман чишмәсе» заказнигында артым барлыкка килде. Яшь әниләр бозауларын урман куелыгыннан чыгаралар. Алар әниләре белән бергә биек үлән эчендә сикергәләнәләр, кайвакыт аяклары астында буталалар.
Беренче айларда тыюлык хезмәткәрләре нәниләрне тәрбияләү процессына тыкшынмыйлар һәм әнкәләрен дә артык игътибар белән борчымыйлар.
Тышкы яктан бозаулар әти-әниләреннән шактый аерылып тора. Өлкәннәренең йоннары соры-кызгылт көрән, ә кечкенәләренеке ачык төстә һәм таплы-таплы. Аларның әлегә мөгезләре юк һәм һәр җирдә әниләре артыннан «койрык булып» тагылып йөриләр.
Заказникның табигате хайваннарга таныш, ә территория үзе куркынычсыз, чөнки монда махсус саклау режимы урнаштырылган. Бу тояклыларның яңа яшәү шартларына күнегер өчен иң яхшы урын. Бүген заказник территориясендә кышкы маршрут исәбе нәтиҗәләре буенча 68 марал яши. Балаларны көз көне, тояклылар үсеп җиткәч санап булачак.
Исегезгә төшерәбез: хайваннар 2013 елда затлы болан популяциясен торгызу буенча республика программасы кысаларында китерелде. Табигый яшәү шартларына маралларның беренче чыгарылышы 2017 елда затлы болан популяциясен торгызу программасы кысаларында узды. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. 6 ел эчендә заказникта 30 дан артык марал баласы дөньяга килгән.
Беренче үстерелгән мараллар Мамадышта, Алексеевскида, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында чыгарылды. Бер елдан соң алар инде әйбәт кенә яшәп киттеләр һәм беренче токымны да бирделәр. Моннан тыш, алар Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында чыгарылды. Бүген көтүдә 269 дан артык баш марал бар. Аларны Зәй, Чирмешән, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында җибәрелгән урыннан 200 чакрым ераклыкта очратырга мөмкин. Республиканың урман биләмәләренә чираттагы чыгару 2024 елга планлаштырылган.