Нуримановларның гаилә династиясе турында: Табигатьне саклау алар өчен тормыш мәгънәсенә әверелгән

2024 елның 19 апреле, җомга

Ил Президенты игълан иткән Гаилә елында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тармак династияләре һәм табигатьне саклауның ничек аларның тормыш мәгънәсенә ничек әверелүе турында сөйләвен дәвам итә. Шундыйларның гаиләләрнең берсе – Әлфия һәм Алсу Нуримановалар.

Әниле-кызлы алар үз язмышларын педагогика белән бәйлиләр.  Балаларны һәм табигатьне яратучы Әлфия Нургали кызы, педагог дипломын алгач, үз тормышын үсеп килүче буынны тәрбияләмәүдән башка күз алдына да китерә алмаган. Ул экологик-агарту буенча белем бирүгә туктала. 2012 елда ул Әгерҗе районының Кичке Таң заказнигына эшкә килә.

«Бу җаваплы бурыч миңа эшнең беренче көннәреннән үк йөкләнде. Табигатьнең безнең ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ булуын һәркемгә җиткерү өчен күпме көч һәм тырышлык кирәк. Минем өчен укучыларның экологик культурасын тәрбияләүдән дә мөһимрәк бурыч юк», – ди Әлфия Нургали кызы.

Кызы Алсу да аның эзләре буенча китә. Белеме буенча ул – физика һәм математика укытучысы, әмма экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темалары аның өчен һәрвакыт якын була: профильле олимпиадалар, табигатьне саклау акцияләрендә, өмәләрдә катнашу, эковолонтерлык – болар барысы да балачактан ук килә. Аның язмалары һәм фото эшләре «Урман күзәтчелеге» балалар иҗади эшләре җыентыгында басылып чыга.

Флора һәм фаунаны саклау аларның гаилә эше булып киткән. Хәзер Нуримановлар гаиләсе һәркем табигатьнең кеше ярдәменә һәм яклауга мохтаҗ икәнен аңласын өчен бар көчен, энергиясен һәм мәхәббәтен сарыф итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International