Затлы боланнар янына кунакка: Марал фермасы – экотуризм үсеше урыны һәм туристларны җәлеп итү ноктасы

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Утырыш кысаларында Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге директоры Александр Наумов оешманың эшчәнлеге һәм бурычлары турында сөйләде.

«2012 елдан башлап белгечләр тарафыннан фәнни-тикшеренү һәм инновацион характердагы 380 нән артык эш башкарылды. Үзәк эшчәнлегендә марал фермасы зур роль уйный. Аның территориясендә мараллар һәм кошларны уңышлы үрчетү өчен шартлар тудырылган. 11 ел эчендә табигый яшәү шартларына 46 баш алтай маралы, 800 баштан артык аучылык фазаны һәм 1000 баш кыргый үрдәк чыгарылды», – диде ул.

Чыгышын тәмамлап, Александр Наумов билгеләп үткәнчә, ферма республика халкы өчен генә түгел, ә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән туристлар өчен дә кызыклы һәм перспективалы була бара. Елына аны 1500 дән артык кеше карый. Бүген экологик туризмны үстерү кысаларында ферма территориясендә Алтай маралларын, ау фазаннарын һәм куяннарны тоту өчен вольерлар яңартылган, шулай ук керү зонасы һәм туристлар ял итү өчен урам беседкалары җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International