2024 елда Татарстанның аеруча саклана торган 74 табигый территориясендә 650 дән артык мәгълүмат билгесе урнаштырылачак

2024 елның 28 июне, җомга

2024 елда төбәк әһәмиятендәге 74 аеруча саклана торган табигый территориядә 657 мәгълүмати стенд – аншлаг барлыкка киләчәк.

Табигый-тыюлык фондын саклауда мәгълүмати эш бик мөһим. Саклау режимын бозучыларның иң еш очрый торган сылтавы: алар аеруча саклана торган табигый территория чикләрендә булуларын белмәгәннәр. Мәгълүмат стендларын урнаштыру заказникларны һәм табигать һәйкәлләрен махсус саклау режимын бозуны нәтиҗәлерәк ачыкларга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез: аеруча саклана торган табигать территориясенең аерым режимын бозган өчен Россия Федерациясе законнары белән административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнә. Табигать объектларына һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре чикләрендәге комплексларга китерелгән зыян, шул исәптән мәгълүмат стендларына зыян Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезендә  кире кайтарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International