Татарстанда соры торналарның бәбкәләре чыккан

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Олы торналар балаларын очарга өйрәтә башлаганнар. Интенсив күнегүләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чүпрәле районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Уссяның камера объективына эләккән. Өйрәнүләр әткә-әнкә кошларның сизгер җитәкчелегендә уза. Әткә кош ике тапкыр «торрыйк» тавышы белән «стартка» команда бирә һәм бәбкә торналар белән бергә һавага күтәрелә, ә аннары ике тапкыр «торрыйк» тавышы белән «туктарга» командасын бирә, барысы да туктыйлар һәм яңа әйләнешкә борылалар. Әнкә кош балаларга ярдәм итә, төркемне йомып куя.

Моннан тыш, олы кошлар балаларын азык табарга өйрәтәләр – алар нәниләргә томшыкларына эләктергән бөҗәкләрне, үсемлек кисәкләрен һәм башка тәм-томнарны тәкъдим итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кошчыклар үзләре азык табарга өйрәнгәннән соң да ата-аналарына бәйле булалар әле. Ата-аналары балаларын ашатуны дәвам итәләр, алардан төлкеләрне, этләрне һәм канатлы ерткычларны куалар, очарга өйрәтәләр, кышлау урыннарына озата баралар һәм киләсе елның язына кадәр, ягъни әткә-әнкә парга яңадан оя төзергә һәм яңа үрчү циклын башларга вакыт җиткәнче, алардан аерылмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International