ТР Дәүләт Советында ТР Экология кодексын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2024 елның 13 декабре, җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Эксперт советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак утырышында Экология кодексының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлешендәге нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Җәнлекләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында 3 меңнән артык биотехник корылма төзекләндерелгән һәм торгызылган, 1,5 мең тоннадан артык азык салынган.

Шулай ук контроль-күзәтчелек чаралары да мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында 1,5 меңнән артык күчмә тикшерү үткәрелгән, 992 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 11 айда браконьерлык фактлары буенча 65 җинаять эше кузгатылган, 35 эш буенча гаепләү карары чыгарылган. Чыгыш азагында аучылык биләмәләрендә хокук бозулар динамикасы һәм аучылар арасында аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча шобага үткәрү кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International