ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге инспекторлары белән берлектә, «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә «Юка боз» профилактик чарасын оештырдылар.
Рейд барышында алар боз катламының торышын карадылар һәм бозга чыккан һәвәскәр балыкчылар белән туңган сулыкларда куркынычсызлык чаралары турында аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. Боз астыннан балык тотарга яратучыларга кышкы бозның мәкерле булуы мөмкинлеген искәртәбез. Балык тоту күңелле мавыгу булса да, күпләп балык тоту өчен дә гомереңне куркыныч астына куярга кирәкми.