ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районындагы «Радуга» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгында браконьерлар төркемен тоткарлаганнар.  Алар 3 пошины, 2 кыр кәҗәсен һәм бер кабанны атканнар. Өстәвенә, ир-атлар кызык өчен генә аулаган, чөнки барлык трофейларны да җыеп алмаганнар.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Казан-Ульяновск трассасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең патруль хезмәте экипажы Hyundai Solaris автомобилен туктатты. Авто хуҗасының законсыз гамәлләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районындагы районара бүлеге хезмәткәрләреннән керде. Автомобильне тикшерү барышында багажникта ит тутырылган капчыклар табылды.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада республиканың берьюлы өч районында законсыз тоту коралы тартып алынды. “Аерылганнары” Спас, Алабуга һәм Алексеевск муниципаль районнары балыкчылары. Алар ятьмәләр һәм кысла тоткычлар урнаштырды. Бу бик зур зыян китерергә мөмкин, дип хәбәр итә белгечләр. Урыны белән боз әле юка, беренче бозда балык ач була. Моннан тыш, республика сулыкларындагы боз калынлыгы бөтен җирдә дә куркынычсыз күрсәткечләргә ирешмәде.

 


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстанның өч кешесенә браконьерлык өчен җинаять җаваплылыгы яный. Җаваплылыктан качарга өметләнеп, гражданнар төнлә аулаган. Алар 2 куян тоткан.

 


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Зәйдә, Гулькин авылы янында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары чираттагы рейд барышында кабаннарның түшкәсен тунау артында ике гражданны тоттылар. Сораштыру барышында ачыкланганча, ау яратучылар – Зәй һәм Түбән Кама яшәүчеләре, кабан дуңгызларын табуга рөхсәт алмаган.  Законсыз ау өчен, 258 маддәнең 2нче бүлеге буенча (алдан килешеп куйган, бер төркем зат) җинаять эше кузгатылды. Хокук бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 3-5 ел эчендә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки билгеле вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки аннан башка 3-5 елга иректән мәхрүм итү җәзасы карала.

 


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Чистай районында, «Чиста болыннар» исемле аеруча саклана торган  табигать территориясендә, төнге сәгать  икедә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан,моторлы көймәдән тыелган корал – ятьмәләр ярдәмендә, балык тоткан браконьер тоткарланды.Тоткарлау барышында ятьмәләр, көймә, көймә моторы һәм 74 баш балык тартып алынды.

Биологик су ресурсларына китерелгән зыян 110 000 сум дип бәяләнә.

Материаллар полициягә тапшырылды, хәзерге вакытта 256 маддәнең 1 нче бүлеге буенча  (Биологик су ресурсларын законсыз чыгару (тоту) өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү җәзасы каралган) җинаять эше кузгату буенча эш алып барыла.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

20 августта Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән Измәр авылы янында Актай елгасында (Спас районы) үткәрелгән рейд вакытында браконьер тоткарланды. Тоткарлау барышында ятьмәләр һәм 53 данә балык тартып алынды.

Материал полициягә тапшырылды, бу факт буенча тикшерү алып барыла һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Шул ук рейд вакытында төптән 8 ташландык тоту коралы да күтәрелде. ​


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Балык Бистәсе район суды буенча җәмәгать судьясы белән, Чистай шәһәрендә яшәүче ике кешегә карата, су биологик ресурсларын законсыз табуда (тотуда) ярдәмлек итү,шулай ук башкару өчен хөкем карары чыгарды. Аннан башка, аларның берсе, үзенең җинаятьчел гамәлләре белән хайваннар дөньясына 300 мең сумнан артык зыян китереп,  ике пошины законсыз аулаган өчен хөкем ителгән иде.

Суд карары нигезендә хөкем ителүченең берсенә 1 ел 2 ай вакыт эчендә хезмәт хакының 15 процентын тотып калып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде, икенчесенә шундый ук җәза, ләкин эш вакыты 6 ай. Хөкем ителүчеләрдән ,республика хайваннарына китерелгән зыянны каплау өчен, 330 мең сумнан артык акча түләттерелде.

Суд карары буенча, җинаять кылганда кулланылган ятьмә  һәм башка әйберләр юкка чыгарылырга тиеш, ә көймә һәм көймә моторы, дүрт көпшә утлы корал дәүләт кеременә тартып алынды.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

 Узган елның ноябрь аенда, Кама  Тамагы районында, законсыз рәвештә, аучылык хокукын бирүче тиешле  документлардан башка, Б. гражданины 2 кабан аткан, бу 180 000 сумлык аеруча зур күләмдә зыян китергән.

         Узган атнада суд булды. Суд хөкем ителүчене РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (аеруча зур күләмдә зыян китерү белән кылынган законсыз ау) гаепле дип таныган һәм 1 ел сынау срогы белән (йомшартучы сәбәпләрне исәпкә алып, шул исәптән зыянны түләү) өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Узган елның июнендә, аеруча саклана торган табигый территориядә - «Чиста болыннар» тыюлыгында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә балык тоту коралы булган челтәрләрдән файдаланып,  372 данә балык чыгарган өчен тоткарланган, гражанинга карата ТР Чистай шәһәр суды карары үз көченә керде. (РФ ҖК 256 ст.3 ө.).

Хөкем ителүче, 16 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук суд карары белән, хөкем ителүчегә матди зыянны 365 650 сум күләмендә штраф салдылар.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International