ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 13-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тыюлыклы табигать турында сөйләделәр. Экологик белем бирү чарасын «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде. Алар тыюлыкларның әһәмияте, сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар.

 


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чатыртау-Татарстанның иң югары ноктасы (321,7 метр), шулай ук ул сирәк һәм бетү куркынычы яный торган төрләрнең яшәү урыны, шуңа күрә, нәкъ 20 ел элек аның территориясендә комплекслы профильле «Чатыр-Тау»дәүләт табигый тыюлыгы оештырылган иде.

 


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре «Урман утырту көне»табигатьне саклау акциясенә кушылды. Тыюлык территориясендә белгечләрнең уртак көче белән 10 мең үсенте, ә атап әйткәндә  имән, вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге, себер карагае, гади нарат агачлары утыртылды.

Утыртылган үсентеләр 3 гектар мәйданны алды. Агачлар тыюлык җирләрен су белән  юылудан һәм җил эрозиясеннән саклауга ярдәм итәчәк.​


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп укучылары яңа уку елына әзерләнгән вакытта, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр инде яңа белем ала.

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 9 нчы номерлы «Салават күпере» һәм 18 нче номерлы  «Улыбка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрде. Экологик культура нигезләре нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә салына, балалар табигатьне сакларга һәм аңларга өйрәнә, экологик тәрбия бирүгә иң кабул итүчән аудитория булып тора. Очрашу вакытында тыюлык белгечләре балаларга табигатькә карата төп кагыйдәләр турында сөйләделәр: урманда үзеңне ничек тотарга, табигатькә ничек зыян китермәскә, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә карата сакчыл булу кирәклеге турында сөйләделәр.

Танып-белү активлыгын үстерү һәм әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту өчен, балалар белән зур булмаган призлы викторина үткәрделәр, шулай ук «Татарстан Республикасы Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре» исемле сирәк хайваннар һәм үсемлекләрнең иллюстрацияләрен үз эченә алган яңа балалар китабы белән таныштырдылар.

 


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Азнакай шәһәренең 1нче номерлы «Кыңгырау» катнаш төрдәге балалар бакчасында   тәрбияләнүчеләр өчен «Кызыл китап дөньясына сәяхәт» дигән танып белү дәресе узды.

Дәресне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде. Алар балаларга сирәк очрый торган үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар, флора һәм фауна төрләрен саклау чаралары турында сөйләделәр, «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»исемле балалар китабы белән таныштырдылар.

Матур рәсемнәр яшь табигать сөючеләргә бик ошады, ә табышмаклар алган белемнәрен ныгытырга булышты.


12
июль, 2019 ел
җомга

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендә балалар белән берничә экологик дәрес үткәрде. Алар 5 нче номерлы катнаш төрдәге «Кояшкай» балалар бакчасында, шулай ук Азнакай шәһәренең 4 нче лицее һәм Азнакай шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган мәктәп яны лагерьларында ял итүче мәктәп укучылары янына барып кайттылар.

Балалар белән «Табигатьне саклау» темасына әңгәмә үткәрделәр, «Татарстан Республикасының Кызыл китабы», хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле  һәм аларны саклау, кошларның күптөрлелеге һәм яшәү рәвеше турында сөйләделәр. Чара барышында балалар табигать турында үзләренең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, сакланыла торган табигый территорияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

Балаларга фильмнар күрсәтелде, аннан алар «Чатыр Тау», «Владимир тау бите» табигать тыюлыклары һәм «Ык елгасы», «Стәрле елгасы»табигать һәйкәлләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар кызыксынып экологик конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар һәм иң активлар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алдылар.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Азнакай муниципаль районында Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасының 1 нче курс студентлары умырткалылар зоологиясе буенча кыр практикасы узалар. Практиканың төп максаты-аеруча саклана торган табигый территорияләрнең фаунасын карау һәм өйрәнү.

“Чатыр-Тау” тыюлыгы хезмәткәрләре студентлар белән берлектә,, төрле биотоплардагы һәм яшәү урыннарындагы умырткалы хайваннарныңтөр составын билгеләү өчен, “Чатыр-Тау” тыюлыгы территориясенә һәм “Ык елгасы” табигать һәйкәле территориясенә бардылар. “Чатыр-Тау” тыюлыгы башлыгы Кашапов Илназ Рәшит улы студентларга биологик төрләрне, табигый экосистемаларны саклау өчен алып барыла торган чаралар, тыюлыкта очрый торган хайваннарның тормыш үзенчәлекләре турында сөйләде.

Әлеге аеруча саклана торган табигый территорияләрне тикшерү барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр очрады:кошлардан - ысылдык аккошның гаиләсе, шөлди– саескан, үсемлекләрдән- ап-ак төнбоек.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган мәктәп лагерендә берничә экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр «Табигатьне саклау» темасына әңгәмә үткәрделәр, экосистемада хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле, биологик төрлелек мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Чара барышында балалар табигать турында үзләренең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, саклана торган табигый территорияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, «Чатыр-Тау»табигать тыюлыгы территориясендә нинди үсемлекләр һәм хайваннар үсүе һәм торуы турында белделәр.

Балалар зур кызыксыну белән экологик конкурсларда, «Табигатьне бергә саклыйк» исемле уен-викторинада катнаштылар. Чараның актив катнашучылары Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Экологик белем бирү дәресләре дәвам итә, һәм бу юлы Азнакай шәһәренең 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төр хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау» темасына экологик дәрес узды.

«Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре биологик төрлелекнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында,  «Чатыр-Тау» табигый тыюлык территориясендә үсә һәм яши торган үсемлекләр һәм хайваннар турында  сөйләделәр.Белемнәрне ныгыту өчен биологик төрлелекне саклау турында фильм күрсәтелде һәм «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» дигән викторина уздырылды, анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

Ә җәйге каникуллар алдыннан «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, урманчылар һәм МБУ «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»методистлары белән берлектә, Кече Лызи урта мәктәбендә «Без урман янгыннарына каршы!» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр урман белеме һәм урманчылык, урманнарны саклау, урман янгыннарын сүндерү турында сөйләделәр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр.​


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган экологик дәрес узды. Чараны, 5 экологик сыйныф укучылары өчен ,ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» дәүләт  табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде.

Тыюлык белгечләре балаларга биологик төрлелекнең әһәмияте, үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләрен саклау турында сөйләделәр, аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау режимы, шулай ук Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклау өчен үткәрелә торган табигать саклау акцияләре һәм чаралары белән таныштырдылар.

Чара ахырында викторина уздырылды. Анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

8-нче номерлы мәктәп укучылары тыюлыкның күп кенә экологик белем бирү  чараларында: иҗади конкурсларда, викториналарда, экологик конференцияләрдә катнашалар һәм экологик тематика буенча республика конкурсларында күп тапкыр җиңүче булып киләләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International