ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бу хакта тыюлык хезмәткәре Роман Гринин сөйләде.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР «3нче Гимназия» МББУның 5 нче сыйныф укучылары янына барып кайттылар. Алар өчен «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт»дигән экологик белем сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштыру , балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү.

 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Алар кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре экологик грамоталылык сәгате оештырдылар. Чара өчен кызыклы формат сайланган иде, анда белем уеннар һәм мультфильмнар аша бирелде һәм беркетелде. Иң актив катнашучыларны призлар белән бүләкләделәр. Балалар Татарстанның Кызыл китабы белән таныштылар, бигрәк тә Чистай районы территориясендә яшәүче төрләр белән, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.​


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Икенче ел рәттән Чистай муниципаль районында «Мәдәниятләр мозаикасы» проекты тормышка ашырыла, анда 2019 елның октябре татар мәдәнияте айлыгы дип игълан ителгән иде. Әлеге проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Татар Сарсазы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен татар телендә экологик белем сәгате үткәрделәр.

 

Тыюлык хезмәткәрләре балалар өчен чараның бик кызыклы форматын әзерләгән иде, аның барышында алар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгының тарихы, Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән ТР Кызыл китабы вәкилләре белән таныштылар. Материалны тагын да сыйфатлырак үзләштерү өчен, әлеге мәгълүмат балаларга туган телләрендә бирелгән иде. Чара ахырында белемнәрне ныгыту өчен уен уздырылды, җиңүчеләр һәм иң актив балалар истәлекле бүләкләр алды, шулай ук «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы А. Ю. Чебурахтин мәктәп китапханәсе фондына «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре» китабын тапшырды.

Татар телендәге мондый чаралар традициягә керәчәк.

 


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Урман атнасы-2019» республика табигать саклау акциясе кысаларында, 80нән артык кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмалар коллективлары, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган чистайлылар яшь каен һәм миләш үсентеләре утыртуга кушылды.

Бу чара шәһәрне яшелләндерүгә керткән өлеше аркасында гына түгел, ә тарихны саклау белән дә истәлекле булды, чөнки ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә Аллея утыртылды.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яшь  буында әйләнә - тирә мохиттә үз-үзеңне тоту, аны саклау өчен гражданлык җаваплылыгын формалаштыру максатыннан, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре 8 нче номерлы катнаш төрдәге «Дюймовочка» балалар бакчасында ( Чистай районы)  тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрделәр.

Дәрес барышында балалар табигать тыюлыкларының ни өчен кирәклеге турында, 2001 елдан башлап Чистай муниципаль районы территориясендә «Чиста болыннар» тыюлыгы барлыкка килүе  турында белделәр, тыюлык территориясендә теркәлгән ТР Кызыл китабы вәкилләре белән таныштылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Балалар табигатьне сакларбыз, әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәрбез дип ышандырдылар. Лекция ахырында тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан һәр төркемгә «ТР Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре»китабын бүләк иттеләр.

Лекциядән соң, тыюлык хезмәткәрләре, бик мөһим миссия белән, өлкән әзерлек төркеме балалары белән бергә урамга киттеләр. Алар планетабызның яшел киләчәгенә уртак өлеш керттеләр-агач үсентеләре утырттылар. Балалар өлкәннәргә чокыр казырга, ком ташырга, агач усентеләрен тотарга ярдәм итте.  Агачлар утырту-балаларны һәм яшьләрне әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп итүнең бик яхшы ысулы. Очрашу бик файдалы узды, тыюлык хезмәткәрләре балаларга тагын бер тапкыр кунакка килергә чакыру алды.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Кече Ватан образлары» Республика проекты кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында дөньякүләм танылган рәссам Григорий Эйдинов, СССР һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган рәссамы килеп китте.

Ул Чистай районының уникаль табигый һәйкәлләре сурәтләнгән ике картина язу турындагы планнары белән уртаклашты, аларның берсендә «Чиста болыннар»тыюлыгы булачак.

Тыюлык хезмәткәрләре Григорий Львович өчен, территория буенча экскурсия оештырдылар, үзләренең эшчәнлеге һәм тыюлыкның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы вәкилләре турында сөйләделәр. ​


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Табигать тыюлыклары белгечләре балалар белән экологик белем бирү дәресләрен дәвам итәләр. Бу атнада да "Зөя буйлары" тыюлыгы хезмәткәрләре, Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиядә, кыргый табигать көненә багышланган викторина үткәрделәр.

Укучыларга аеруча саклана торган табигать территорияләренең әһәмияте турында сөйләделәр, ТР Кызыл китабы һәм җирле тыюлыклар эшчәнлеге белән таныштырдылар, ә иң актив балаларны Дәүләт комитетыннан грамоталар белән бүләкләделәр

Ә "Чиста болыннар" тыюлыгы белгечләре Чистай районының 7 нче номерлы " Непоседа "балалар бакчасында булдылар, анда балаларга тере дөнья, Чистай районының сирәк төрләре һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең күзәтүләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында хезмәткәрләр ныгыту өчен уен үткәрделәр һәм Дәүләт комитетыннан «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»дигән китап бүләк иттеләр.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

​«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре,  «Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае» янындагы «Салават күпере» мультстудиясе җитәкчесе И.Р. Төхвәтуллина белән берлектә, «Объективта чәчәк» фотоконкурсы оештырдылар. Җәй дәвамында, 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар түбәндәге номинацияләрдә бик күп кызыклы фотоэшләр җибәрде:

«Кыр чәчәкләре»,

«Бакча чәчәкләре»,

«Кызыл китаптка кертелгән чәчәкләр»,

«Агач һәм куак чәчәкләре»,

«Чәчәкләрдәге бөҗәкләр».

  Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 19 сентябрьдә «Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда» узды. Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, тыюлык хезмәткәрләре кыска гына әңгәмә үткәрделәр. Алар балаларны Чистай районы территориясендә яшәүче ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштырдылар, шулай ук «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»дигән  интеллектуаль уен - викторина үткәрделәр һәм иң актив балаларга бүләкләр тапшырдылар.

Без алга таба да хезмәттәшлеккә һәм яңа уртак проектларга өметләнеп калабыз.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

10 августта Чистай шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Галактика балалары» дип аталган Республика палаткалы лагерьлар фестивале старт алды. Фестиваль эшли башлаганнан бирле сигез ел эчендә, анда сигез меңнән артык катнашучы булды. Быел фестивальгә республиканың 10 районыннан 10 яшьтән 17 яшькәчә 223 катнашучы килде. Оештыручылар алар өчен бик бай программа әзерләделәр: җыр һәм бию конкурслары, уеннар, презентацияләр һәм концертлар.

Шулай  ук фестивальдә катнашучылар янына «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә килеп китте. Тыюлык хезмәткәрләре алар өчен «Без Кызыл китаптан» дигән бик кызыклы экопрограмма әзерләделәр. Интерактив лекциядә тыюлык хезмәткәрләре балаларга, Дәүләт табигать тыюлыклары дип атала торган ,Татарстан Республикасының аеруча саклаулы территорияләре турында сөйләделәр. Аларны «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм аның территориясендә теркәлгән ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштырдылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, хайваннар, кошлар турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйләделәр.

Программаның икенче өлеше – белемнәрне ныгыту уены. Анда  10 команда- һәр районның вәкиле көч сынашты. Чистай муниципаль районының «Континент йолдызлары» җыелма командасы җиңде. «Чиста болыннар» ДТКТ башлыгы уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырды. Ә җиңүче командага өстәмә күңелле сюрприз – алар өчен 1 нче номерлы экомаршрут буенча, 7,5 км озынлыктагы Прость елгасы буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар лекциядә сүз барган Кызыл китапның вәкилләрен үз күзләре белән күрделәр. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр генә түгел, туган як табигате турында белемнәр дә алдылар.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International