ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

18 августта 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, 2021-2022 елгы ау чорында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 16 нчы августка булган оператив мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 95 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 86 кеше прививка ясаткан.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын үстерү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында төрле чаралар оештырыла.


13
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:15 августтан республикада бурсыкка ау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш районында хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча кыр фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган тикшеренүләрдә Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел-Кама тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
 


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бу хәл 9 августта булган. Кич белән, Арча районындагы аучылык хуҗалыкларының берсендә рейд уздырган вакытта, егерьларның берсе  шикле УАЗ машинасы күреп алган.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Баулы районында уникаль табылдык күзгә ташланды. Ул - көньяк урыс тарантулы, халык әйткәнчә мизгир булып чыкты. Бүре-үрмәкүч гаиләсенең әлеге төре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 9 августка булган оператив мәгълүматларына караганда, Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 74 кеше прививка ясаткан.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International